Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балык Бистәсе район балалар үзәк китапханәсеннән укучылар өзелеп тормый

Район балалар үзәк китапханәсеннән укучылар өзелеп тормый. Каникул чорымы, уку вакытымы, ел әйләнәсендә алар китап-журналлар алырга килә. Бүгенге көндә китапханәнең күпме укучысы бар, нинди китаплар күбрәк укыла, нинди кызыксындыру чаралары оештырыла һәм башка шундый сораулар белән китапханәнең әйдәп баручы китапханәчесе  Любовь Вотяковага мөрәҗәгать иттек.  

-Бүгенге көндә балалар үзәк китапханәсенең 2206 укучысы бар. Алар - башлангыч, урта, өлкән сыйныфлар һәм балалар әдәбиятын яратучылар. Китапханәдә 3Д мультфильмы карау мөмкинлеге бар. Моннан тыш алар кроссворд, сканворд, ребус чишеп, электрон мультимедиалы викториналарда катнашып белемнәрен сыный алалар. Шулай ук  виртуаль китап күргәзмәсе белән танышып, ошаган китапны өйгә алып укырга була. 
Укучылар күбесенчә нәфис әдәбиятны яраталар. Балалар детективы, маҗаралар, фантастик, сугыш турындагыларын аеруча кызыксынып укыйлар. Кемдер танып-белү, экология, туган якны өйрәнү, тарихи китапларны да үз итә. Шулай ук мәктәп программасы буенча да китапларны күп алалар. Башлангыч сыйныфларга кошлар, хайваннар турында китаплар һәм төрле әкиятләр ошый. Балалар журналларын да укыйлар. “Дусларыңа укырга тәкъдим итәм”, “Кызыклы китап белән җәйге маҗаралар” исемле чаралар үткәреп укучылар белән аралашабыз, китапханәгә кызыксыну уятабыз. 
Сабыйлар өчен залда уен почмагы бар. Анда балалар өстәл уеннары уйный, рәсем ясый ала. Шулай ук интернет челтәре аша балалар өчен кызыклы сайтларны карап, күп яңа һәм кызыклы мәгълүмат табарга мөмкинлек бар. 

   Гөлназ Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса