Балык Бистәсенең Күгәрчен авылы үзешчәннәре сәхнәдә
Кайда гына барсалар, нинди генә сәхнәләрдә чыгыш ясасалар да күгәрченлеләрнең чыгышы һәрчак мактарлык булыр. Тамаша залының тулы булуы, үзешчәннәргә яуган көчле алкышлар, ихластан әйтелгән рәхмәт сүзләре—гади бер дәлил генә. Шушы ук сәхнәдә канат чыгарып, соңрак шул юнәлештә үз юлларын тапканнар тагын күпме?!
Бу арада гел репетициядә йөрибез, Әниләр көненә концерт әзерлибез,--дип шалтыратты классташым Гүзәлия Хәмәтханова. Мәдәният йортында, я булмаса авыл китапханәсендә оештырылган кичәләрдә актив катнашканлыгын белгәнгә әллә ни гаҗәпләнмәдем дә. Ул йөри торган “Сәрбиназ” фольклор клубы берләшмәсе чыгышын Дәүләт Советы депутатлары, мәдәният министрлыгыннан килгән вәкилләргә тәкъдим итеп, мактауларга ирешкән күгәрченлеләрдән уңышларның кайсын да көтәргә була. Шуңа да Әниләр бәйрәменә багышланган концертның әйбәт узасына шигем юк иде.
...Менә мин янәдән Күгәрчен авылы мәдәният йортында. Тамаша залыннан үзем өчен иң якын, кадерле авылдашларымның, үзешчән җырчыларның чыгышын күзәтәм. Алып баручы кызларның матур сөйләме, сәнгатьле итеп шигырь укуларын күңелемнән үткәрәм, сәхнәгә тыйнак кына атлап чыккан җырчыларның күкрәкләреннән ургып чыккан моңнарына, җырларына сокланам, үзгә бер мәкам белән әйтелгән мөнәҗәтне тыңлыйм. Берсен атап, икенчесен читтә калдырырлык түгел. Һәркайсы хөрмәткә, рәхмәткә лаеклы. Сокланучы да мин генә түгел, моны тамашачыларның алкышларыннан, кабат-кабат аларны сәхнәгә чакыруларыннан ук күрергә, аңларга була. Мәдәният йорты директоры Васыйл Мөбәрәкшинның авылдагы гармунчы егетләрне барлап “Моң” клубы эшчәнлеген кузгатып җибәрүе, сәнгать җитәкчесе Чулпан Мингарипованың урта һәм өлкән буын үзешчәннәрне барлап “Сандугач” вокал җыр клубы берләшмәсен оештыруы да мәдәният йорты эшчәнлегенең бер өлеше. Тагын шунысы бар, нинди генә чара үткәрелсә дә китапханәчеләр Әлфия Имамиева белән Гөлфирә Кәлиева шуның үзәгендә кайныйлар. Бергәләп сценарий төзү, һәрнәрсәдә киңәшләшеп, ярдәмләшеп эшләү хас аларга. Алар тарафыннан үткәрелә торган “Аулак өй” кичәсе дә шуның берсе. Элекке гореф-гадәтләрне, йолаларны онытмау, аларны бүгенге яшьләребезгә җиткерү максатыннан оештырыла ул. Авыл җирлеге башлыгы Альберт Сафинның һәр яңалыкны хуплап алуы да күңел күтәренкелеге белән эшләргә стимул бирә. Әнә шундый бердәмлектә, татулыкта гөрли бүгенге көндә мәдәният учагы.
Бәйрәм чаралары еш уздырылса да, программаларның кабатланмавы күпләрнең игътибарын җәлеп иткәндер. Бу юлы сәхнә түренә күп балалы аналар—Алсу Мөхәммәтҗанова, Фирдания Гыймадиева, Сания Әхмәтҗановалар чакырылган. Алар алып баручыларның сорауларына җавап биреп, гаилә бәхете, бала тәрбияләү турында үз фикерләрен башкаларга җиткерделәр. Бала белән ананың бербөтен булып яшәвенең чагылышын күрсәтү иде бу. Тамашачыларга бүләк иткән шигырь, җыр бәйләмнәре исә бәйрәмгә үз яктылыгын, нурын сирпеде.
...Билгеләнгән сәгать-минутлар бер мизгелдәй узып та китте. Концерттан һәркем бәйрәм рухында, җыр-моңнар агышында таралды.
Фәрвәз Каюмова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа