Балык Бистәсе Яңа Арыш урта мәктәбе укучылары арасында шигырь уку буенча конкурс узды
Шушы көннәрдә авыл китапханәсе һәм Яңа Арыш урта мәктәбе укучылары Муса Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле уку буенча конкурс үткәрде.
Бәйгедә барлыгы 23 укучы көч сынашты. Укучылар алдына сәнгатьле итеп, чын артистларча, саф татар телендә Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләү бурычы куелды. Укучыларыбыз, укытучыларыбыз һәр чыгышны диярлек көчле алкышлар белән куәтли торды. Башлангыч сыйныф укучылары Муса Җәлилнең балалар өчен язылган, шаян шигырьләрен бик оста башкардылар. Араларыннан Гүзәл Кәримова, Сәмир Гобәев, Азалия Шәмсевәлиева, Илсаф Вәлиев, Алия Гайнуллиналарның чыгышлары жюри тарафыннан югары бәяләнде. 7 нче сыйныф егет-кызларының моңлы-дәртле чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде, Сәидә Вәлиева, Данияр Галимовның чыгышы бик тәэсирле булды.
Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләп кенә калмадылар, Муса Җәлилнең портретын, шигырьләренә матур итеп әдәби композицияләр дә ясап сөендерделәр. Сәидә Вәлиеваның ясаган портреты, Зәлия Имамиева, Рәсүл Мөхәммәтрәхимов, Рамазан Гатиятуллин, Нәзил Нуриевның гаҗәеп матур рәсемнәре һәркемне серле иҗат дөньясына алып керде. Шигъри кичә бик уңышлы булды. Укучыларыбызга алга таба да иҗади уңышлар телим. Телебезне сакласыннар, якласыннар, туган ягыбызга миһербанлы, мәрхәмәтле булсыннар.
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,
Яңа Арыш авылы китапханәчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа