Балык Бистәсе районы Балтач авылы китапханәсендә очрашулар дәвам итә
Хәзерге шаулы заманда республика җитәкчелеге тарафыннан авыл җирлекләрендә мәдәни тормышны җанландыру буенча зур эш алып барыла. Махсус программалар нигезендә күп функцияле мәдәният учаклары, универсаль спорт мәйданчыклары һәм башкалар төзелә. Шуның өстенә төрле өлкәдә грантлар да бирелә.
Шуның ачык мисалы буларак күптән түгел районыбызның Балтач авыл китапханәсе дә (җитәкчесе Назирә Минеханова) -100 000 сумлык сертификат белән бүләкләнде. Әлеге сертификат китапханәгә яңа мебельләр алу очен тотылачак. Авыл китапханәсе мондый бүләккә күптән лаек! Балаларны, яшьләрне, өлкәннәрне - китап яратучыларны үзенә тартып торган Нәзирә Минехановага уңышлар телик.
Менә, шартлы рәвештә, китапханәдә быелгы сезонны да ачканнар. Өлкәннәр, укытучылар көне уңаеннан китапханәче ветеран укытучыларны үзенә җыйды. Һәрвакыттагыча эчтәлекле чара һәр кешенең күңеленә хуш килде.
(Рәсемнәрдә ветеран укытучылар белән 11 сыйныф укучысы түгел, ә Назирә Минеханова үзе, аның истәлекләре.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа