Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

“Үсмер” клубында безгә ошый, -диләр Балык Бистәсе укучылары

Район мәдәният йорты каршында методист Гөлия Кадыйрова җитәкчелгендә "Үсмер" клубы эшләп килә. Анда Балык Бистәсе беренче номерлы гимназия мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары йөриләр. Үзенең хезмәттәшләре белән бергә ул балалар өчен төрле бәйрәмнәр уңаеннан чаралар,тематик кичәләр оештыра. Ата-аналар да балаларының уңышларын күреп сөенәләр.

Шундый кичәләрнең берсе туган телгә багышланган иде. Чараны алып баручы Илшат Кәримуллин һәм Рәсимә Зарипова укучыларга дөньяда бик күп төрле телләр, мәдәниятлар булуы турында кызыклы итеп сөйләделәр. Балалар татар һәм рус телләрендә шигырьләр сөйләделәр. Викторинада катнашып үзләренең туган телләре, мәкальләр һәм әйтемнәре, туган төбәкләре тарихы буенча белемнәрен күрсәттеләр. Чара барышында Гөлия Кадыйрова аларның һәрберсенә уңай бәяләмә бирде. Балаларның кайберләре берничә түгәрәккә йөриләр: җырларга, биергә өйрәнәләр, шуның белән клубның эшен тагын да җанландыралар.
(Тулысынча газетеда укый аласыз)
Таңсылу Минһаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев