Балык Бистәсе Яңа Арыш авылында Нәүрүз бәйрәме шаулап-гөрләп узган. Ә анда кемнәр катнашканын беләсегез килсә язма белән танышыгыз
Бүген - Нәүрүз бәйрәме, Бүген бездә тантана Кояш шуңа көлә бүген Кояш шуңа шатлана. Әйе, март ае- яз башы, бик матур айларның берсе. Бу ай бик озак еллар буе елның беренче ае саналган. Нәүрүз бәйрәме дә елның башы булган. Ул тынычлык , матурлык бәйрәме. Көн белән төн тигезләшкән вакытта үткәрелгән....
Бүген - Нәүрүз бәйрәме,
Бүген бездә тантана
Кояш шуңа көлә бүген
Кояш шуңа шатлана.
Әйе, март ае- яз башы, бик матур айларның берсе. Бу ай бик озак еллар буе елның беренче ае саналган. Нәүрүз бәйрәме дә елның башы булган. Ул тынычлык , матурлык бәйрәме. Көн белән төн тигезләшкән вакытта үткәрелгән. Борынгы әби-бабаларыбыз үткәргән язны каршылау бәйрәме безнең Яңа Арыш авылында зур хәзерлек белән оешкан төстә үтте. Аны авылыбызның иң күркәм, тәрбияле, ярдәмчел гаиләләренең берсе-бертуган Гимадиевлар иганәчелегендә оештырылды. Иртәдән бәйрәм кунакларны дәртле музыка, пар бөркеп торган самовар, кайнар коймак, зур казанда пылау, тәмле татлы ризыклар каршы алды.
Бәйрәмне Яңа Арыш урта мәктәбенең тел, әдәбият укытучысы Гүзәлия Гыймадиева (Галимова) ачып җибәрде. Ул Нәүрәз бәйрәменең килеп чыгышын, мәгънәсен аңлатты. Укучылар Нәүрүз турында шигырьләр сөйләделәр. Нәүрүзбикә белән Кыш бабай көч сынашты, халкыбызның борынгы җырлы-биюле уеннары оештырылды.
Бәйрәмгә Казан шәһәреннән мәртәбәле кунаклар- "Безнең гәҗит"газетасының баш мөхәррире Илфат Фәйзерахманов, җырчы-музыкант, Татарстан Республикасының атказанган артисты Закир Шаһбан, популяр җырлары белән танылган ,"Кабатланмас безнең сөюләр" китабы авторы Гөлүсә Шаһбан һәм аларның иҗатташ дустлары Динара Фәхриева да бар иде.
Бәйрәм көн буе җыр, бию, музыка, төрле мавыктыргыч уеннар, кызыклы чыгышлар белән дәвам итте. Ә кичен авыл халкын бәйрәм концерты көтә иде. Шыгырым тулы залда алма төшәрлек тә урын юк иде. Татарстан Республикасының атказанган артисты Закир Шаһбанның моңлы да, мәгънәле дә җырлары, Гөлүсә Шаһбанның тирән эчтәлекле шигырьләре күпләребезне уйландырырга мәҗбүр итте. Иҗатташ дуслары да тамашачы күңелен яулады. Закир Шаһбан авылыбызның һәвәскәр җырчылары Үзбәк Мусин, Илдархан Гыйлемхановлар белән дуэт башкаруы, залдагы тамашачыларның җырчыга кушылып җырлавы- Яңа Арыш авылы халкының җырга, моңга һәвәс булуын, эшли дә, ял да итә белүен тагын бер кат раслады.
Бәйрәмне матур итеп оештыручы , иганәчелек итүче бертуганнар - Раиф, Раил, Гыймадиевлар, Гүзәлия Гыймадиева (Галимова) гаиләләренә олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Саулык-сәламәтлек, бәхет телибез. Нәүрүз бәйрәме котлы булсын. Нәүрүз мөбарәкбад!
Рәзилә Мөхәммәтрәхимова,
Яңа Арыш авылы китапханә мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев