Район Мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Өмет” халык фольклор ансамблен зурладылар
Район Мәдәният йорты каршында Фирдания Бәдретдинова җитәкчелегендә эшләп килүче “Өмет” халык фольклор ансамбле оешуының 10 еллыгы уңаеннан Татарстан Республикасы ветераннарының региональ җәмәгать оешмасы Советы президиумының Мактау Грамотасы белән бүләкләнде.
Коллектив бу олы бүләккә Татарстан Республикасы халыкларының мәдәниятен, традицияләрен саклап калуда зур өлеш керткәне, “Балкыш” ветераннар үзешчән сәнгате фестивалендә актив каташканы өчен лаек булды.
Автор Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа