Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Балык Бистәсе районы Яншык авылы мәдәният йорты яңалыклары. Карагыз, күрегез...

Күптән түгел Яншык авылында кендек тамырлары белән бу авылга бәйле күренекле шәхес, элеккеге колхоз рәисе Гыйльман абый Касимовны искә алу кичәсе булып узды.

Чарага аның кызы Светлана һәм якын туганнары, дуслары җыелган иде. Кызы Гыйльман абыйның тормыш юлы белән таныштырды. Истәлекләр белән бу шәхесне белгән һәркем уртаклашты.

Шулай ук якташлары Рәшит Шиһаповнң 80 яшьлеген дә билгеләп үттеләр.

Танылган шагыйрь, публицист, Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Россиянең Ломоносов премиясе лауреаты Шаһинур Мостафинның Яншыкка кайтканы бар. Якташыбыз, танылган шагыйрь Рәшит Шиһаповны соңгы юлга озатырга кайткан ул. «Яншыкның халкы бердәм икәнне күрдем, миңа бик якын булып калды», - дип сөйләде Шаһинур абый. Шушы видеода ул яншыклыларга сәламен җиткерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев