Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Күгәрчен мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Сәрбиназ” балалар фольклор коллективы уңышы

Күгәрчен мәдәният йорты каршында эшләп килүче “Сәрбиназ” балалар фольклор коллективы уңышы бу көннәрдә социаль челтәрләргә дә эленде.

-Бар да көтелмәгәндә булды,--ди мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе Чулпан Мингарипова. –Апрель аенда “Әйлән-бәйлән” дип аталган республикакүләм балалар фестиваленә элеккеге гореф-гадәтләргә нигезләнеп эшләнгән видеоролик төшереп җибәргән идек. Озак та үтмәде, балалар коллективының эшен югары бәяләгән чакыру алдык. Һәм узган атнаның ике көнендә “Сәрбиназ” балалар коллективы белән Базарлы Матакта үткән иҗат фестивалендә катнаштык. Жюри да, тамашачы да без тәкъдим иткән “Татулымы”, “Буяу сатышлы” фольклор уеннарын ошаттылар,--ди ул. 
Җырлы-биюле уеннарга мәдәният йорты Васыйл Мөбәрәкшин аккомпаниатор булган. Күгәрченнең “Сәрбиназ” балалар фольклор коллективы (җитәкчесе Чулпан Мингарипова) республикакүләм Татарстан халыкларының II нче балалар традицион уеннары “Әйлән-бәйлән” фестиваленең III дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса