Спорт рубрикасы буенча яңалыклар
-
Балык Бистәсе районының иң көчле бадминтончылары ачыкланды
Узган атна ахырында Бәтке урта мәктәбендә бадминтон буенча "Иң көчлеләр" турниры уздырылды. Анда 2015-2016 уку елы йомгаклары буенча спортның бу төрендә рейтингның югары урыннарын алган 26 яшь спортчы көч сынашты.
-
Балык Бистәсендә “Өченче буын” пенсионерларның спартакиядасы үтте (фотолар)
"Дельфин" спорт һәм сәламәтләндерү комплексында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган "Өченче буын" пенсионерларның спартакиядасы булды.
-
Балык Бистәсе энергетиклар командасы - көмеш призер иясе (фотолар)
Шушы көнәрдә Идел буе электр челтәре Спартакиада тарихына мини-футбол буенча тагын бер бит язылды.
-
Балык Бистәсендә йөзүчеләр ярышты
Күптән түгел "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган, ООО "ЭкоДом" генераль директоры Айнур Шәмиев призларына йөзү буенча районара ярышлар үткәрелде.
-
Жиңел атлетика кроссы ярышлары буенча күгәрченлеләр җиңде
Күптән түгел Котлы Бөкәштә «Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!» Бөтенроссия физкультура спорт комплексы кысаларында, йөгерү буенча Татарстан чемпионы Мансур Гыйлемханов истәлегенә җиңел атлетика кроссы буенча район беренчелегенә ярышлар булып узды. Стартларга 10 мәктәп командасыннан 45 яшь спортчы чыкты.
-
Балык Бистәсендә волейбол ярышлары үткәрелде
Балаларга белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәге мәктәп укучылары арасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!" Бөтенроссия физкультура спорт комплексы кысаларында, шәхси эшмәкәр Лилия Токранова призларына волейбол ярышлары үткәрде.
-
17 май көнне «Дельфин»ла «Третий возраст» җәйге Спартакиадасы үткәрелә
17 май көнне «Дельфин» спорт-сәламәтләндерү комплексында өлкәннәр арасында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган «Третий возраст» җәйге Спартакиадасы үткәрелә.
-
Балык Бистәсендә өстәл теннисы ярышлары узды
"Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында 1999-2003, 2004 елгы һәм яшьрәк кызлар, малайлар арасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер бул" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кысаларында, Җиңү бәйрәменә багышлап ООО "Логос" директоры Евгений Лылов призларына өстәл теннисы ярышлары үткәрелде.
-
Ветераннар хөрмәтенә көрәштеләр яшь батырлар
6 май көнне Балык Бистәсенең "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзрахман Нәбиуллин истәлегенә багышланган традицион районара татарча көрәш ярышлары булып узды. Анда 1999 елгы һәм яшьрәк үсмерләр көч сынашты. Алтынчы мәртәбә үткәрелә торган турнирның офыклары елдан-ел киңәя. Быел ярышка Лаеш, Мамадыш, Теләче районнарыннан, Казан шәһәреннән дә командалар килде....
-
“Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексында традицион районара татарча көрәш ярышлары булды
Бу сәгатьләрдә Балык Бистәсенең "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзрахман Набиуллин истәлегенә багышланган традицион районара татарча көрәш ярышлары бара.
-
Балык Бистәсендә яшүсмерләр көрәш ветераннары белән очрашты (фотолар)
22 апрель көнне балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе "Язгы игелек атнасы-Мәрхәмәтле Татарстан" республика акциясе кысаларында көрәш ветераннары белән очрашу үткәрде. Көрәш түгәрәгенә йөрүче укучылар ветераннарның хатирәләрен кызыксынып тыңладылар.
-
Көч сынашты балалар, бирешмәде әниләр (фотолар)
19 апрель көнне балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе язгы игелек атнасы, "Спортлы Татарстан" республика акциясе кысаларында "Әни кызы яки улы белән" дигән конкурс-ярыш үткәрде. Гаиләләр бәйгесендә төрле спорт секцияләренә йөрүче балалар һәм аларның әниләре катнаштылар.
-
Балык Бистәсендә "Хәзинә утравын эзләделәр" (фолотар)
20 апрель көнне "Дельфин» спорт комплексы бассейнында язгы игелек атнасы, "Спортлы Татарстан" республика акциясе кысаларында балалар өчен "Хәзинәләр утравын эзләү" дип исемләнгән күңелле уен үткәрелде. Рәсемнәрдә: уеннан күренешләр.
-
“Дельфин”да өстәл теннисы ярышлары (фотолар)
"Дельфин" спорт- сәламәтләндерү комплексында 2003-2005, 2006 елгы һәм яшьрәк кызлар, малайлар арасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер бул" Бөтенроссия физкультура спорт комплексы кысаларында, ООО "ДАН" директоры Дамир Камалов призларына өстәл теннисы ярышлары үткәрелде.
-
Күгәрчен мәктәбе укучылары - «Татарстанның бадминтон өметләре» (фотолар)
16 апрель көнне Казанның бадминтон үзәгендә «Татарстанның бадминтон өметләре» турниры булып узды.