Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Балык Бистәсендә өстәл теннисы ярышлары узды

"Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында 1999-2003, 2004 елгы һәм яшьрәк кызлар, малайлар арасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер бул" Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы кысаларында, Җиңү бәйрәменә багышлап ООО "Логос" директоры Евгений Лылов призларына өстәл теннисы ярышлары үткәрелде.

Ярышка барлыгы 9 команда, 35 укучы килгән иде.

2004 елгы укучылар арасында Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе укучысы Ризәлә Хәлилова, Юлсубино мәктәбе укучысы Фәнзил Низамов җиңүчеләр булдылар. Ризәлә өлкәнрәкләр арасында да икенче урынны алды. 1999-2003 елгы укучылар арасында Рәсим Җаббаров, Балык Бистәсе гимназиясеннән Ксения Пузырькова беренче урыннарны алдылар.

Командалар арасында балаларга белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәге теннисчыларына (тренер Александр Гурьянычев) тиңнәр булмады. Юлсубино мәктәбе командасы (Дамир Кәримов) икенче урынга чыкты. Ямаш мәктәбе командасы (Алмаз Баһавиев) өченче урында калды.

Фотосы: trk-istoki.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев