Балык Бистәсендә йөзүчеләр ярышты
Күптән түгел "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган, ООО "ЭкоДом" генераль директоры Айнур Шәмиев призларына йөзү буенча районара ярышлар үткәрелде.
Анда Алексеевск, Норлат, Балык Бистәсе командаларыннан барлыгы 60 спортчы катнашты.Безнең командадан Зәринә Закирова, Рүзәл Зиннәтуллин, Алия Хәсәнова, Алексей Захаров, Денис Николаев беренче урыннарны яуладылар.
Эстафеталарда үсмерләр дә, кызларыбыз да икенче урынны алдылар.
Призлы урыннарны алучыларга Айнур Шәмиев гаиләсе әзерләгән Мактау грамоталары, акчалата бүләкләр тапшырылды. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе коллективы ярышлар уздыруда даими матди ярдәм күрсәткән эшмәкәргә рәхмәтен белдерә.
Гөлнар Вәлиәхмәтова.
Фотосы: uor-penza.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев