Янгын куркынычсызлыгын үтәргә онытмагыз!
Җәмгыять

Янгын куркынычсызлыгын үтәргә онытмагыз!

Алексеевск һәм Балык Бистәсе муниципаль районнары буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы түбәндәге янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә киңәш итә.

 Балаларга газ приборларыннан файдаланырга рөхсәт итмәгез. Газ краннарын шырпы кабызмыйча яки кабызылган кул кабызгычысыз ачмагыз. Газ исе килеп чыкканда, электр приборларын кулланмагыз, яктылыкны кабызмагыз. Барлык газ җайланмаларын сүндерегез, краннарны ябыгыз, биналарны җилләтегез. Барлык газ краннары яхшылап, тыгыз итеп  ябылганмы, юкмы икәнен тикшерегез. Әгәр газ исе бетмәсә яки җилләтелгәннән соң яңадан барлыкка килсә, ашыгыч рәвештә газ хезмәтен чакырыгыз.


Ягу сезоны башланыр алдыннан мичләрне һәм төтен чыгару юлларын чистартыгыз, ремонтлагыз һәм агартыгыз. Ярыкларны күрү өчен төтен торбаларын һәм стеналарын известь яки балчык эремәсе белән агартыгыз. Ягыла торган мичләрне беркайчан да балалар карамагында калдырмагыз. Мичләрне яндыру өчен янучан сыеклыклардан файдаланмагыз. Мичнең мөстәкыйль фундаментта торуына һәм агач конструкцияләргә тоташмавына инаныгыз. 


Мич алдына кимендә 50х70 см зурлыктагы металл табак салыгыз. Мичне артык җылытмагыз, аны көнгә 2-3 тапкыр 1,5 сәгать ягыгыз. Йокларга өч сәгать кала ягуны туктатыгыз. Ярыклар булмасын өчен, төтен чыгаргычны даими рәвештә корымнан чистартыгыз. Әйберләрегезне һәм чи утынны мичтә киптермәгез. Мебельне һәм пәрдәләрне ягыла торган мичтән кимендә ярты метр ераклыкта тотыгыз. Әйләнә-тирәдәге предметларның януын булдырмас өчен, мичкә сыймаган зур утыннар кулланмагыз. Мичләр агач конструкцияләргә тоташкан урыннарда янмый торган материаллар урнаштырыгыз.

Мичләрне ремонтлау һәм аны урнаштыруны профессионалларга гына тапшырыгыз.

Владислав Карамаликов,
районара янгын күзәтче-леге өлкән инспекторы. 


Нет комментариев