Безнең «Дини мөнбәрдә» рубрикасына күп кенә сораулар килә тора.
Без килгән сорауларны дин әһелләренә юллыйбыз.Һәм бүгенгә килеп ирешкән җавапларны сезнең хозурыгызга җиткерәбез.
– Зиратка барганыңны, имеш, анда яткан мәетләр белеп тора.
– Пәйгамбәребез һәм галимнәребез сүзләреннән бу чынлап та мәгълүм. Рәсүлебез, зиратка кергәндә сәлам бирегез, хакыйкатьтә алар сезне ишетәләр һәм җавап та бирәләр, әмма сез ишетмисез, диде. Ул үзенә дә, кайда гына булсаң да, салават әйтергә кушкан. Мәетләр безнең белән булган бөтен хәлләрне дә белеп тора. Әтием минем вафат, бервакыт төшемдә аңа, улым туды, дип әйттем, ул, мин беләм инде, улым, диде. Мәетләр белә, ишетә, аңлый, күрә, хәтта гөнаһ кылсаң, синең өчен кайгыра, саваплы эшеңә исә сөенә. Алар өчен озак вакыт дога кылмасаң, ашыйсы килә дип төшкә керәләр, йә башка берәр нәрсә сорыйлар.
– Кабер янында мәет өчен нинди дога укырга?
– “Ясин”, “Тәбәрәк”, “Фатиха” сүрәләрен укып, үз сүзләрегез белән гөнаһларын гафу әйләсәң, җәннәтле итсәң, кабер газапларыннан имин кылсаң иде, дип дога кылыгыз.
– Якыныңның кабере янында үзеңә алдан урын алып куярга ярыймы?
– Аның бернинди гөнаһы юк. Кешенең үлем турында алдан уйлап куюы әйбәт тә әле. Ул аның да кайчан да булса шушында килеп ятачагын искә төшереп тора.
– Зур юлларда шул урында фаҗигагә очрап үлгән кешеләр истәлегенә кечкенә генә һәйкәлләр куялар.
– Моны күреп, кеше шуннан гыйбрәт алса, юл кагыйдәләрен саклап, тизлеген киметсә, зыянлы түгел. Әмма зур һәйкәлләр куярга кирәкми. Әйткәнемчә, ул исраф. Мәеткә аның файдасы юк. Һәйкәл ясатырга сарыф иткән акчаны мескенгә мәет исеменнән сәдака итеп бирсә, аның өчен ул күпкә саваплырак.
Нет комментариев