Владимир Потапов: “Хезмәтеңне яратып башкарсаң гына бәхет килер”
Җәмгыять

Владимир Потапов: “Хезмәтеңне яратып башкарсаң гына бәхет килер”

Владимир Александрович Потапов - үз гаиләсе һәм җәмгыятенә гадел һәм намуслы хезмәт итүче кеше үрнәге.

Ул Анатыш авылында туып-үскән. Әти-әнисе Александр һәм Евдокияне авылдашлары хөрмәтле кешеләр буларак беләләр. Әтисе тракторчы буларак хезмәт куйса, әнисе исә үз гомерен балалар бакчасында пешекче булып эшләүгә багышлаган.
Потаповлар гаиләсендә өч ул тәрбияләнә: Михаил, Владимир һәм Алексей.

Михаил гадәттән тыш хәлләр министрлыгында эшли, Алексей бертуганы Владимир белән бергә «Теплоэнергосервис» унитар предприятиесендә хезмәт куя. 
Владимирга килгәндә, ул Балык Бистәсе мәктәбен тәмамлаганнан соң район үзәгендәге һөнәри училище - СПТУга укырга керә. Укыган вакытында ук колхозда эшләп тәҗрибә туплый, белемен ныгыта.


Училищены уңышлы тәмамлаганнан соң Владимир армия хезмәтенә алына, анда күпмедер вакыт Мәскәүдә була. Кайткач, хезмәт эшчәнлеген сөт-май заводында башлый, 9 ел дәвамында сөт ташуда эшли. 2014 елда Владимир Балык Бистәсендәге "Теплоэнергосервис" унитар предприятиесенә эшкә урнаша, анда башта чүп ташучы машинасында эшли, ә аннары ассенизатор машинасына күчә.


«Теплоэнергосервис» муниципаль унитар предприятиесе күп фатирлы йортларга, шулай ук район халкына ассенизатор хезмәте күрсәтә. Владимирның үз эше турында әйтелгән: "Хезмәтеңне күңел биреп башкарганда гына ул бәхет-шатлык китерә", - дигән сүзләре белән килешми мөмкин түгел. 
Владимир ассызыклаганча, аны дус һәм бердәм коллектив, шулай ук хезмәт хакын вакытында түләү һәм җитәкченең ярдәме сөендерә.

"Җитәкчебез Альберт Мифтахов бик яхшы кеше. Ул һәркемгә киңәше белән дә, эше белән дә ярдәм итәргә әзер”, — ди ул җитәкчеләре хакында.


Владимирның хатыны Ольга мәктәп ашханәсендә эшли. Алар бергә ике кыз тәрбиялиләр. Гаиләдә татулык һәм бер-берсенә карата ышаныч хөкем сөрә. Владимир Александрович Потапов әнә шулай үз үрнәге белән тирә-юньдәгеләргә тормышны бай һәм тулы канлы итә алуын күрсәтүче шәхес.


Нет комментариев