Татарстан Министрлар Кабинеты 2027 елга транспорт чараларын техник карауның бәяләрен билгеләү турында карар кабул итте.
Хәзер коррупциягә каршы экспертиза уза торган проект нигезендә, техник карау бәясе агымдагы ел белән чагыштырганда артачак.
Документ нигезендә, техник карау өчен максималь тарифлар түбәндәгечә булачак:
Җиңел автомобильләр (М1 категориясе) - 1 270 сум (1 202 сум урынына);
Зур булмаган автобуслар (М2 категориясе) - 2 173 сум (2 058 сум урынына);
Автобуслар (М3 категориясе) - 2 625 сум (2 486 сум урынына);
Фургоннар (N1 категория) - 1 389 сум (1 315 сум урынына);
Йөк автомобильләре (N3 категориясе) - 2 855 сум (2 588 сум урынына);
Мототранспорт (L категориясе) - 446 сум (422 сум урынына).
Нет комментариев