7 ноябрьгә каршы төндә Җирдә G1 дәрәҗәсендәге магнит давылы көтелә.
Бу — зәгыйфь дәрәҗәдәге геомагнит активлык. Шулай да метеосизгер кешеләргә үзләренең сәламәтлегенә игътибарлы булу комачауламас.
Кояш астрономиясе лабораториясе фаразы буенча, магнит активлыгының иң югары ноктасы Мәскәү вакыты белән иртәнге 6:00дән 9:00гә кадәрге чорга туры киләчәк.
Магнит давылы башланганчы, 6 ноябрь киченнән үк Җирнең магнитосферасы дулкынланган хәлдә булачак. Әмма бу озакка сузылмаячак: җомга көндез геомагнит торышы тынычлана башларга һәм «яшел» дәрәҗәгә кайтырга тиеш.
Нет комментариев