4 ноябрьдә, Татарстанда болытлы һава көтелә, яңгыр һәм җепшек кар явачак . Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Көньяк-көнчыгыштан исүче җил юнәлешен көньяк-көнбатышка таба үзгәртәчәк һәм аның тизлеге секундына 3-8 метр тәшкил итәчәк, ә көндез урыны белән 13 метрга кадәр көчәячәк.
Көндез температура +3тән +8 градуска кадәр булачак. Иртән юлларның аерым участокларында бозлавык булуы ихтимал.
Нет комментариев