Йод җитмәве: билгеләре, нормалары һәм туклану буенча киңәшләр
Җәмгыять

Йод җитмәве: билгеләре, нормалары һәм туклану буенча киңәшләр

Даими арыганлык, авырлык арту һәм туңу йод җитмәвен күрсәтә ала, «Татар-Информ» хәбәр итә.

Бу хакта Роскачествода әйттеләр, дип яза RT. Экспертлар сүзләренчә, барыннан да бигрәк йөкле һәм имезүче хатын-кызлар, шулай ук яңа туган сабыйлар куркыныч астында. Әгәр булачак ана рационында йод җитмәсә, карындагы бала тиешле күләмдә тироксин җитештерә алмый һәм үсеш акрыная, дип аңлаталар оешмада. Баш мие кабыгы нейроннары формалашкан вакытта, йөклелекнең 14-18 атналарында дефицит аеруча куркыныч.

Әгәр йод озак вакыт җитми икән, гипотиреоз барлыкка килергә мөмкин, ягъни калкансыман биз гормоннар бик аз эшләп чыгара. Күпләр бу проблеманы сизми дә, чөнки тышкы билгеләр булмаска да мөмкин. Белгечләр сүзләренчә, гипотиреоз булганда даими арыганлык, мускулларның хәлсезлеге, авырлык арту, хәтер белән проблемалар, тире корылыгы, чәч коелу һәм салкын тою кебек симптомнар күзәтелергә мөмкин.

фото татар-информ

Олыларга тәүлегенә 150 мкг йод кирәк, йөклеләргә – 220 мкг, имезүче хатын-кызларга – 290 мкг. Йод диңгез суүсемнәрендә, креветкаларда, мидияләрдә, диңгез балыгында, мүк җиләгендә, йомыркада һәм шпинатта күп. Балыкны кыздырганда андагы йодның 67 процентка кадәре югала, шуңа күрә йодлы тозны ашау алдыннан өстәү яхшырак, диләр Роскачествода.

Шул ук вакытта йодның артык булуы да куркыныч: ул гормоннар эшләп чыгаруны тыя ала. Экспертлар ассызыклаганча, эндокринолог белән киңәшмичә йодлы биоөстәмәләр кабул итәргә ярамый, башта калкансыман бизне һәм андагы гормоннар дәрәҗәсен тикшерергә кирәк.


Нет комментариев