Көч сынашты балалар, бирешмәде әниләр (фотолар)
19 апрель көнне балалар яшүсмерләр спорт мәктәбе язгы игелек атнасы, "Спортлы Татарстан" республика акциясе кысаларында "Әни кызы яки улы белән" дигән конкурс-ярыш үткәрде. Гаиләләр бәйгесендә төрле спорт секцияләренә йөрүче балалар һәм аларның әниләре катнаштылар.
Бик күп төрле шаян да, шул ук вакытта шактый катлаулы да конкурсларда көч сынаштылар гаилә командалары. "Фитбол" да да сикерделәр, "тыңлаусыз" шарны чиләккәдә "куып керттеләр", каршылыклар полосасын да үттеләр... Әле берсе, әле икенчесе өстенлеккә иреште. Очкаларны җыеп чутлагач, Айдар һәм Айгөл (әнисе) Галиулиннар командасының җиңүче булуы ачыкланды. Азамат һәм Гөлия Мөхәммәтҗановлар икенче урынны алды. Рәдиф, Венера Шәрәфиевләр өченче урында калды.
Әмир һәм Ләйсән Бикмуллиннар "Иң җитез", Эльвина һәм Әлфия Хаҗиевлар "Иң шаян", Илдан һәм Алия Мөбәрәковлар "Иң тату" гаилә номинацияләрендә җиңүчеләр булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев