Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

“Дельфин”да өстәл теннисы ярышлары (фотолар)

"Дельфин" спорт- сәламәтләндерү комплексында 2003-2005, 2006 елгы һәм яшьрәк кызлар, малайлар арасында "Хезмәткә һәм оборонага әзер бул" Бөтенроссия физкультура спорт комплексы кысаларында, ООО "ДАН" директоры Дамир Камалов призларына өстәл теннисы ярышлары үткәрелде.

Ярышка барлыгы 5 команда, 30 укучы килгән иде. Балалар белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр спортның бу төрендә иң көчле булуларын күрсәттеләр. Балык бистәсе 2 мәктәбе укучысы Ризәлә Хәлилова, гимназия укучысы Кирилл Пигалев башта ике яшь категориясендә дә җиңүчеләр булдылар. 2003-2005 елгы үсмерләр арасында икенче урынны Күгәрченнән Инсаф Әгъзамов, өченче урынны Айнур Әхмәдиев алдылар. Бу яшь категориясендә кызлар арасында Рус Әшнәгеннән Әдилә Мәгыйзова- икенче, Риана Шәйхетдинова өченче урында калдылар.

2006 елгы һәм яшьрәк үсмерләр арасында Ямаштан Әмир Баһавиев-икенче, Күгәрченнән Данис Шәрәфиев өченче урыннарны алдылар. Кызлар арасында Балык бистәсе гимназиясеннән Гүзәл Сөнгәтуллина-икенче, Күгәрченнән Камилә Әхмәдиева өченче урыннга чыктылар.

Командалар арасында балаларга белем бирү һәм сәламәтләндерү үзәге теннисчыларына (тренер Александр Гурьянычев) тиңнәр булмады. Күгәрчен мәктәбе командасы (Марат Хөснетдинов) икенче урынга чыкты. Бәтке мәктәбе командасы (Рәис Хәлилов) өченче урында калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өстәл теннисы ярышлар