Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Балык Бистәсендә “Өченче буын” пенсионерларның спартакиядасы үтте (фотолар)

"Дельфин" спорт һәм сәламәтләндерү комплексында Бөек Җиңүнең 71 еллыгына багышланган "Өченче буын" пенсионерларның спартакиядасы булды.

Ярышлар спортның биш төре - җиңел атлетика, йөзү, өстәл теннисы, дартс, мылтыктан ату буенча барды. Чарада район башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Хәбибуллин, район пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Минзия Валеева, халыкны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Айгөл Вафина, "Россия пенсионерлар союзы" Балык Бистәсе бүлегенең председателе Анатолий Автономов, Спорт, туризм һәм яшәләр эше буенча бүлек җитәкчесе Мансур Маннанов чыгыш ясады. Катнашучылрга уңышлар теләде алар.

Залда Татарстан Республикасы гимны яңгыраганнан соң, ярыш башланды. Өстәл теннисы уенында ярышырга теләк белдерүче хатын-кызлар узган елгыга караганда күбрәк иде. Котлы Бөкәш, Югары Тегермәнлек, Урахча, Трой Урай, Бәтке, Шеморбаш авылы спорчылары аеруча актив булды.

Иң дулкынландырган момент - җиңүчеләрне билгеләү вакыты килеп җитте. Беренче урыннырны җинең атлетика буенча Юлия Фугина (Трой Урай), Идрис Аметов (Балык Бистәсе), 50 метр аралыкны йөзүдә буенча Бану Хисамиева ("Будь здоров" клубы), Рәшид Мөбәрәкшин (Югары Тегермәнлек), өстәл теннисы буенча Зоя Рыжова ("Будь здоров" клубы), Рәфкат Галиев (Балык Бистәсе), дартс буенча Нина Пименова (Бәтке), Рәшид Мөбәрәкшин (Югары Тегермәнлек(, мылтыктан ату буенча Мария Кибякова (Шеморбаш), Рәфкат Галиев (Балык Бистәсе) алдылар.

Светлана Кутлина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев