Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Балык Бистәсе районының иң көчле бадминтончылары ачыкланды

Узган атна ахырында Бәтке урта мәктәбендә бадминтон буенча "Иң көчлеләр" турниры уздырылды. Анда 2015-2016 уку елы йомгаклары буенча спортның бу төрендә рейтингның югары урыннарын алган 26 яшь спортчы көч сынашты.

Бәтке мәктәбеннән Владимир Талалаев, Ранил Сөләйманов, Әдилә Хәлилова (тренерлары Рәис Хәлилов), Балык бистәсе гимназиясеннән Ләйсән Исмәгыйлова, Рушан Хәбибуллин (Андрей Смолин), Күгәрченнән Әдилә Мингарипова (Марат Хөснетдинов) үз яшь категорияләрендә иң көчлеләр булуларын исбатладылар.

Призерларга Рәис Хәлилов әзерләгән медальләр тапшырылды.

Бу турнирның җиңүчеләре 2-3 июнь көннәрендә Болгар шәһәрендә узачак "Татарстанның бадминтон өметләре" ярышларының икенче әйләнешендә район данын яклаячаклар.

Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X