Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Ветераннар хөрмәтенә көрәштеләр яшь батырлар

6 май көнне Балык Бистәсенең "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзрахман Нәбиуллин истәлегенә багышланган традицион районара татарча көрәш ярышлары булып узды. Анда 1999 елгы һәм яшьрәк үсмерләр көч сынашты. Алтынчы мәртәбә үткәрелә торган турнирның офыклары елдан-ел киңәя. Быел ярышка Лаеш, Мамадыш, Теләче районнарыннан, Казан шәһәреннән дә командалар килде....

Ярышны рәсми төстә муниципаль район башлыгы урынбасары Илнур Ибраһимов ачты. Ул барлык тамашачыларны, яшь көрәшчеләрне якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән котлады. Турнирның Җиңүнең 71 еллыгы алдыннан, нәкъ менә сугыш ветераны истәлегенә үткәрелүен югары бәяләде. Яшьләребезне патриотик рухта тәрбияләүдә үтемле бер чара булуын билгеләп үтте. Ә көрәшчеләргә гадел, имгәнүләрсез бәйге теләде. Ярышларның төп иганәчесе, оештыручысы Рөстәм Нәбиуллин исә бәйгенең яраткан бабасы һәм ил азатлыгы өчен кан түккән барлык ветераннарга чиксез хөрмәт йөзеннән үткәрелүен ассызыклады. Билгеле булганча алдагы елларда ярышларга Рөстәмнең абыйсы Алмаз иганәчелек итте. Бу егетләрнең әлеге матур башлангычы һәръяклап хуплауга лаек әлбәттә. Данлы тарихыбызга хөрмәтләрен, чын патриотлар булуларын кызыл сүзләр белән түгел, ә бәлки конкрет эшләре белән исбатлыйлар алар. Районыбыз яшь көрәшчеләре арасында гына уздырылган ярышны күрше районнарның яшь батырлары да көтеп алалар хәзер.

"Кама йолдызчыклары" кызларының чыгышлары ярышка бәйрәм рухы, көрәшче егетләргә дәрт өстәде булса кирәк. Келәмнәрдәге киеренке алышлар берәүне дә битараф калдырмады инде.

Алышларны иң җиңел үлчәү авырлыгындагы көрәшчеләр башлап җибәрделәр. Беренчеләрдән булып келәмгә чыккан Инсаф Гатауллинның алышы күпләрне сокландырды. Үз авырлыгы 28 килограммнан артмаган бу малай үзеннән шактый авыррак көндәшләрен дә җиңүгә иреште. Һәрвакыттагыча Яңа Арыш егете Дилюс Гилмуханов җанатарларның өметен аклады. Финал алышында Мамадышның бик көчле көрәшчесе Данис Хәкимовны җиңүгә иреште ул. Гомумән алганда мамадышлылар матур көрәш күрсәттеләр. Техник яктан да осталар, физик әзерлекләре дә үрнәк алырлык. Араларында Россия чемпионнары да булу бу команданың көчен күрсәтеп тора инде.

Әмма якташларыбыз көчле көрәш мәктәпләре белән дан тоткан Мамадыш, Теләче, Казан көрәшчеләре алдында сынатмадылар. Айрат Әхмәтҗанов (50 кг. кадәр), Дилюс Гилмуханов (80 кг. кадәр), Ралиф Гарипов ( 80 кг. югары) үз үлчәү авырлыкларында батыр калдылар. Илфир Шәфыйков (45 кг.), Ислам Шәрәфиев (50 кг.), Рөстәм Сибгатуллин (60 кг.), Нияз Мөхәммәтханов (65 кг.), Ранис Шәрәфиев (80 кг. югары) икенче урыннарны алдылар. Рәзил Хәсәншин (40 кг.), Илһам Шәрәфиев (45 кг.), Владислав Лапин (35 кг.) өченче урында калдылар. Балык Бистәсеннән Инсаф Гатауллин - "Иң яшь көрәшче", Нияз Шакиров - "Иң перспективалы көрәшче", Ратмир Савельев - "Тамашачылар симпатиясе", Мамадыштан Рөстәм Ханов "Техник яктан оста көрәшче" призларына лаек булдылар.

Балык Бистәсе командасы беренче урынны яулды. Мамадыш көрәшчеләре икенче урынны алдылар. Өченче урынга сабалылар чыкты.

Турнир барышында Балык бистәсе командасы үсмерләре арасында утырган кызларга игътибар иткән идем. Көрәш карарга яратучы кызлар да бар икән, абыйсы, я энесенә көч биреп торырга килгәннәрдер дип тә уйлап куйдым әле. Бактың исә, карарга түгел, ә бәлки көрәшергә ярата торган кызлар икән ләбаса. Ярышлар тәмамлангач, Сиринә Гаффарова белән Гөлзирә Кәримуллина күрсәтмә чыгышлары белән алкышлар яуладылар. Сокланмаслык та түгел. Күтәреп алып аркаларына салалар малайларны.

Ярышлар югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Бу кадәресен кунаклар да билгеләп үттеләр.

"Рәхмәт чакыруыгызга. Балык Бистәсе хөкемдарларының эше аеруча ошады. Бернинди гаделсезлеккә, бәхәсләргә урын калдырмадылар,кемнедер яклау кебек күренешләр дә булмады",- диде Мамадыш район командасының баш тренеры, Россия чемпионнары тәрбияләгән остаз Рафаэль Хәмидуллин.

Казанның "Ак барс" көрәш сарае командасы җитәкчесе, "Татарча көрәш буенча спорт остасы" Булат Хәбибрахманов мондый ярышларның милли көрәшебезне үстерүдә зур роль уйнавын, соңгы елларда районда спортка зур игътибар бирелүен әйтте.

Район җыелма командасы баш тренеры Зөлфәт Закиров: «Мондый районара ярышларны ешрак үткәрергә кирәк. Үз казаныңда кайнап кына республика мәйданнарында бил алышырлык көрәшчеләр тәрбияләп булмый. Яшьләребез бүгенге кебек аралашып, бил алышып үссеннәр. Без - тренерларга да тәҗрибә уртаклашу, элемтәләр урнаштыру өчен менә дигән форсат инде бу, - диде.

Җиңүчеләргә ветеранның оныгы, «Центр «СПАС» компаниясе җитәкчесе Рөстәм Нәбиуллин әзерләгән призлар, медальләр, командабызга Кубок тапшырылды. ООО "Радуга" җитәкчесе Камил Шәрифуллин, көрәш җанатары Йосыф Хәмәтҗанов та үз призларын әзерләгәннәр иде.

Алда ассызыкланганча илебез азатлыгы өчен башларын салган, Җиңү яулап кайткан каһарманнар хөрмәтенә үткәрелде бу көрәш бәйгесе. Халкыбызның асыл ир-егетләренә сугыш кырларында түгел, менә шулай көрәш мәйданнарында гына көч сынашырга язсын иде.

Илгиз Җамалиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев