Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

“Дельфин” спорт-сәламәтләндерү комплексында традицион районара татарча көрәш ярышлары булды

Бу сәгатьләрдә Балык Бистәсенең "Дельфин" спорт-сәламәтләндерү комплексында Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзрахман Набиуллин истәлегенә багышланган традицион районара татарча көрәш ярышлары бара.

Анда 1999 елгы һәм яшьрәк үсмерләр көч сынаша. Алтынчы мәртәбә үткәрелә торган турнирның офыклары елдан-ел киңәя. Быел ярышка Биектау, Әлки, Лаеш, Мамадыш, Чистай, Теләче районнарыннан, Казан шәһәреннән дә командалар килде. Ике келәмдә барлыгы 100 гә якын көрәшче бил алыша. Җиңүчеләргә призларны ветеранның оныгы, "СПАС" компаниясе җитәкчесе Рөстәм Нәбиуллин әзерләде.
Көрәш бәйгесеннән тулырак репортажны газетабыздан кырсыз.
Илгиз Җамалиев.
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев