Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Спорт

Балык Бистәсе энергетиклар командасы - көмеш призер иясе (фотолар)

Шушы көнәрдә Идел буе электр челтәре Спартакиада тарихына мини-футбол буенча тагын бер бит язылды.

Ярыш Балык Бистәсе "Яшьлек" үзәк стадионында узды. Анда ун команда катнашты. Шуның тугызы - Биектау, Балтач, Яшел Үзән, Арча, Әтнә, Питрәч, Столбище, Балык Бистәсе, Лаиш районы һәм Идел буе электр челтәре идарәсе командалары иде.

Тантанада Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесе Рашат Хәбибуллин, Идел буе электр челтәре капиталь төзелеш буенча директор урынбасары Илдус Мөхәмәтҗанов, район электр челтәре башлыгы Ринат Хәмидулллин чыгыш ясадылар һәм командаларга теләкләр юлладылар. Бу көнне һава торышы артык иркәләмәде, салкын җил исә, яңгыр ява иде. Табигать көйсезлегенә дә карамастан җиңүчене билгеләделәр. Авыр һәм киеренке көрәштә 1:0 исәбе белән алтын медаль белән күчмә Кубокны Идел буе электр челтәре идарәсе командасы яулады. Көмеш медаль Балык Бистәсе электр челтәренә, Яшел Үзән командасы бронза призеры булды. Шуны да әйтеп үтәргә кирәк, менә ничә еллар буе Кубок Идел буе һәм Балык Бистәсе электр челтәре командалары арасында күчеп йөри.

Район электр челтәре башлыгы Ринат Хәмидулллин һәм Идел буе электр челтәре профком председателе Фоат Абдуллаҗанов яхшы оештыру сәбәпле бәйге югары дәрәҗәдә үтте.

Зур ярдәм күрсәткәннәре һәм гадел хөкем иткәннәре өчен спорт мәктәбе хезмәткәрләренә, "Яшьлек" стадионы директоры Камил Садриевка рәхмәт әйтәсе килә.

Эльвира Закирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев