Жиңел атлетика кроссы ярышлары буенча күгәрченлеләр җиңде
Күптән түгел Котлы Бөкәштә «Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!» Бөтенроссия физкультура спорт комплексы кысаларында, йөгерү буенча Татарстан чемпионы Мансур Гыйлемханов истәлегенә җиңел атлетика кроссы буенча район беренчелегенә ярышлар булып узды. Стартларга 10 мәктәп командасыннан 45 яшь спортчы чыкты.
2000 елгы һәм яшьрәк укучылар арасында Шомырбаш мәктәбеннән Геннадий Ефремов, Югары Тегермәнлек мәктәбеннән Айзилә Шәйдуллина беренче урыннарны яуладылар.
1999-1998 елгы укучылар арасында Күгәрчен мәктәбеннән Ләйсән Нәбиуллина, Балык Бистәсе 2 нче мәктәбеннән Кәрим Кәбиров беренче килделәр.
Тренер Марат Хөснетдинов җитәкчелегендәге Күгәрчен мәктәбе командасыннан Алмаз Сафин- икенче, Алсу Галиуллина, Булат Мөхәммәтҗанов өченче урыннарны алуга ирештеләр. Шулай итеп күгәрченлеләр командалар арасында да җиңүчеләр булдылар. Күки мәктәбе йөгерешчеләре (җитәкчеләре Максим Бегунов) икенче урынны алдылар. Балык Бистәсе 2 нче мәктәбе командасы (Динар Гайниев) өченче урынга чыкты.
Фотосы: zelsport.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев