Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
Балык Бистәсе 2 нче мәктәбендә ата–аналар комитетлары арасында “Тату сыйныф серләре” дип исемләнгән район конкурсы булды
Балык Бистәсе 2 нче мәктәбендә ата-аналар комитетлары арасында "Тату сыйныф серләре" дип исемләнгән район конкурсы булды. Ул ата-аналар комитетларының абруен арттыруны, гаилә тәрбиясенең әһәмиятенә игътибарны юнәлтү максатыннан үткәрелде. Конкурста унбиш мәктәптән ата-аналар катнашты. Безнең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән "йөзү" бүлегенә йөрүче балаларның ата-аналары чыгыш ясадылар. Спорт мәктәбендә ата-аналар комитеты 2011 елда...
-
КФУ мәктәп укучылары өчен зур бәйге игълан итә!
Казан федерль университетының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе «Каурый каләм» II Бөтенроссия яшь журналистлар бәйгесенә эшләр кабул итә башлады.
-
Укытучылар өчен яхшы хәбәр!
Мәгариф өлкәсендәге федераль дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең эш хаклары артачак.
-
Балык Бистәсендә олимпиадылар 25нче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк
Районыбыз укучылары быел 23 фәннән олимпиадаларда катнашалар һәм чара 25 енче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
-
Декабрьдә мәктәп укучылары арасында татар теленнән республика олимпиадасы узачак
Татарстанның олимпиада үзәге укучылар арасында «Әбиемнең сандыгы» дип исемләнгән олимпиада оештыра. Ул 2 нче декабрьгә белгеләнгән. Соңгы теркәлү көне - 29 нчы ноябрь.
-
Күгәрчен балалар бакчасы тәрбиячеләре нинди девиз белән яши
Бакча коллективының бурычы - ата-аналар белән берлектә һәр баланы бәхетле итү. Ә бәхет төшенчәсе күпкырлы.
-
Балык Бистәсе агротехникумында укучылар белем учагының җылысын күбрәк тоя
Бүгенге көндә район агротехникумының өметле сулышта яшәвенә күңел сөенә. Җитәкчелек, коллектив район канаты астында бар мөмкинлекләрне эшкә җигеп заман таләпләреннән калышмаска тырыша.
-
Балык Бистәсе икенче номерле мәктәбендә бүген нинди бәйрәм булды? (Фоторепортаж)
Балык Бистәсе икенче номерле мәктәбенең беренче А һәм Б сыйныфлары өчен "Көзге бал" бәйрәме үткәрделәр.
-
Балык Бистәсенең Олы Елга мәктәбе укучылары ни белән шөгыльләнә
Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ, Бу заманда бигрәк. Яхшылыкны эшләү җиңел түгел, Ә эшләргә кирәк!
-
Укытучы һөнәре мактаулы
Һөнәр сайлау - бик авыр һәм җаваплы адым. Ул бит кием генә түгел. Ошамаса, аны еш алыштырып булмый. Шуңа күрә аны сайлауга да җитди карарга кирәк. Минемчә, һәрбер кеше һөнәрнең үзенә ошаганын, ул эшкә сәләтле булуын исәпкә алып сайларга тиеш. Мин кечкенә чагымда биюче булырга тели идем, чөнки биергә бик...
-
Яңа уку елында татар теленнән уздырылачак олимпиадалар исемлеге билгеле булды
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы Республика олимпиада үзәге 2017/2018 уку елында укучылар өчен олимпиада һәм бәйгеләр үткәрү планын раслады.
-
Укучыларның яңа уку елында каникуллары кайчан була
Школьные каникулы - это веселая и долгожданного пора для любого ученика. Не секрет, что дети разного возраста подсчитывают дни до начала каникул. Однако знать точные даты каникул важно не только для детей, но и для их родителей. Ведь многие из них стараются в это время занять ребенка, отправить в интересную...
-
Балык Бистәсенең Биектау “Кояшкай” балалар бакчасы якты нур сибә
Биектау "Кояшкай" балалар бакчасы коллективының элек-электән үзенә тарту көче бар. Бирегә нәниләр бик теләп йөри. Бәйрәм даталарына матур итеп күңел ачу программасы әзерләнсә, дәресләр исә үзенчәлекле, мавыктыргыч уеннар белән бәйләп алып барыла. Тәрбиячеләр барысы да тәҗрибәле. Быел 4 бала чыгарылыштан мәктәпкә китсә, яңа уку елында коллективка 8 бала кабул ителгән....
-
Җәйге сәяхәт
Мин җәй көне Казан шәһәрендә булдым. Беренче көнне туганнарым белән кинога бардым. Икенче көнне Яр буенда ял иттек, җырлый торган фонтаннарга сокланып, Бауман урамының матур урыннарында истәлеккә фотоларга төштек.
-
Балык Бистәсенең 2 нче урта мәктәбендә өйрәнү эвакуациясе үткәрелде
Нәкъ 11.00 сәгатьтә Балык Бистәсенең 2нче урта мәктәбендә янгын чыгуны хәбәр иткән хәвеф сигналы бирелде. Махсус репродукторлардан янгын эвакуациясе башлану хәбәр ителде. Барлык укучылар укытучылар җитәкчелегендә кабаланмыйча, этеш-төртешсез генә чыгу юлларына юнәлделәр.Һәр сыйныф кая таба хәрәкәтләнәсен, кайсы ишектән чыгасын яхшы белә. Санаулы минутлар эчендә 1-11 сыйныф укучылары мәктәп каршындагы мәйданга...