Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Күгәрчен балалар бакчасы тәрбиячеләре нинди девиз белән яши

Бакча коллективының бурычы - ата-аналар белән берлектә һәр баланы бәхетле итү. Ә бәхет төшенчәсе күпкырлы.

Ул кешенең үз сәләтен ача белүендә дә, дөньяның матурлыгы белән хозурлануында да, матурлык тудыруында катнашуында да, кешеләрне һәм үзен яратуында да чагылыш таба. Фәкать ата-аналар ярдәмендә, күмәк көч белән генә мөгаллимнәр балаларга чын бәхетне бирә ала.

Балалар бакчасы тәрбиячесе - ул ата-аналар белән арадашчы да, оештыручы, балаларны яклаучы, аларның ихтыяжларын өйрәнеп, тормышта үз урыннарын табарга юнәлеш бирүче дә.

Рухи-әхлакый тәрбия бирүдә балаларны аралашырга өйрәтү дә аеруча мөһим. Шул максаттан, без үзебезгә «Балалар өчен ижатка, танып-белергә, ачышларга, аралашырга юл ачыйк!» дигән сүзләрне девиз итеп алдык. Иң әһәмиятлесе шул: бала үз-үзенә, үз мөмкинлекләренә ышанырга, тумыштан бирелгән сәләтен үстерергә омтылырга тиеш.

Бакчада уздырылган төрле чараларда әти-әниләр актив катнаша. Мәсәлән :"Исәнме алтын көз","Юлларда сак бул","Әниемнең алтын куллары" диеп исемләнгән күргәзмәләр оештырдык. Тематик рәсемнәр һәм кул эшләре күргәзмәсе, шигырь бәйгеләре әти-әниләрдә зур кызыксыну тудырды. Без бу бәйгеләргә нәтиҗә ясап әти-әниләргә рәхмәт хатлары, балаларга мактау кәгазьләре тапшырабыз.

Тәрбиянең төп асылы -балалар бакчасы белән гаиләнең бердәмлегендә. Гаиләләр белән даими хезмәттәшлек итеп, һәр гаилә белән ярдәмләшеп эшләгәндә уңай нәтиҗәләргә ирешергә була.

Гөлүсә Мукриева,

Күгәрчен авылы "Каенкай" балалар бакчасы тәрбияче

Фото: ds109.centerstart.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев