Районыбыз укучылары быел 23 фәннән олимпиадаларда катнашалар һәм чара 25 енче декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Район мәгариф хезмәткәрләре бәяләгәнчә, алдагы еллар белән чагыштырганда укучылар аңа быел яхшырак хәзерләнгәннәр. Бигрәк тә математика, биология, экология, рус теле, сәнгать фәннәреннән нәтиҗәләр куанычлы. Әлегә җиңүчеләр буенча 2 нче Балык Бистәсе, Балык Бистәсе гимназиясе һәм Котлы Бөкәш мәктәпләре лидерлык итә икән. Район буенча җиңүчеләр исә бу көннәрдә республика фәнни олимпиадаларында катнашырга әзерләнәләр.
фото http://edumalykla.ucoz.ru
Автор Идрис Аметов.
Нет комментариев