Балык Бистәсе 2 нче мәктәбендә ата–аналар комитетлары арасында “Тату сыйныф серләре” дип исемләнгән район конкурсы булды
Балык Бистәсе 2 нче мәктәбендә ата-аналар комитетлары арасында "Тату сыйныф серләре" дип исемләнгән район конкурсы булды. Ул ата-аналар комитетларының абруен арттыруны, гаилә тәрбиясенең әһәмиятенә игътибарны юнәлтү максатыннан үткәрелде. Конкурста унбиш мәктәптән ата-аналар катнашты. Безнең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән "йөзү" бүлегенә йөрүче балаларның ата-аналары чыгыш ясадылар. Спорт мәктәбендә ата-аналар комитеты 2011 елда...
Балык Бистәсе 2 нче мәктәбендә ата-аналар комитетлары арасында "Тату сыйныф серләре" дип исемләнгән район конкурсы булды. Ул ата-аналар комитетларының абруен арттыруны, гаилә тәрбиясенең әһәмиятенә игътибарны юнәлтү максатыннан үткәрелде. Конкурста унбиш мәктәптән ата-аналар катнашты.
Безнең балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбеннән "йөзү" бүлегенә йөрүче балаларның ата-аналары чыгыш ясадылар. Спорт мәктәбендә ата-аналар комитеты 2011 елда оештырылды. Алар мәктәп тормышында актив катнашырга тырышалар, тренрлар Елена Долгих, Константин Захаров белән тыгыз элемтәдә торалар. 6 ел эчендә ата-аналар белән берлектә бәйрәмнәр, конкурс, ярышлар, походлар оештырылды.
Бу конкурска да яхшылап әзерләнде тату команда. Эш-мәшәкатьләре күп булуга карамастан, кичләрен җыелып фикер алыштылар, берсеннән-берсе кызыклы идеялар тәкъдим ителде. Нәтиҗәдә "Барысыннан да текә" дигән клип төшерелде. Анда ата-аналар спорт залларында, бассейнда үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Ә балалар катнашындагы клип гаилә белән мәктәпнең үзара хезмәттәшлегенә багышланган иде.
Конкурс көнне ата-аналар һәм тренерлар диңгез стилендә күргәзмә оештырдылар. Олег Решетилов йөзүчеләр яулаган медальләр, нарат ботаклары белән бизәкләп пьдестал ясады. Команда ярышларда, походларда төшерелгән фотолардан тупланган альбомын тәкъдим итте.
Нәтиҗәдә безнең тату команда (Алсу Ризаева, Гөлшат Хамматова, Гөлшат Нәбиуллина, Эльвина Закирова, Анна Костромина, Евгения Егорова, Газиз Назипов, Алсу Фатыйхова, Альбина Ермакова, Алсу Сафина, Зилә Сибгатова, Марина Николаева) почетлы икенче урынны алды.
Гөлнар Вәлиәхмәтова,
балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры урынбасары
Автор Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев