Укытучы һөнәре мактаулы
Һөнәр сайлау - бик авыр һәм җаваплы адым. Ул бит кием генә түгел. Ошамаса, аны еш алыштырып булмый. Шуңа күрә аны сайлауга да җитди карарга кирәк. Минемчә, һәрбер кеше һөнәрнең үзенә ошаганын, ул эшкә сәләтле булуын исәпкә алып сайларга тиеш. Мин кечкенә чагымда биюче булырга тели идем, чөнки биергә бик...
Һөнәр сайлау - бик авыр һәм җаваплы адым. Ул бит кием генә түгел. Ошамаса, аны еш алыштырып булмый. Шуңа күрә аны сайлауга да җитди карарга кирәк. Минемчә, һәрбер кеше һөнәрнең үзенә ошаганын, ул эшкә сәләтле булуын исәпкә алып сайларга тиеш.
Мин кечкенә чагымда биюче булырга тели идем, чөнки биергә бик яратам. Җырчылар артында биеп торучыларны, "Казан" бию ансамбле чыгышларын, башка милләт халыклары биюләрен бик мавыгып кына күзәтә идем. Башлангыч сыйныфта ук үзем генә татар, шәрыкъ биюләрен биедем.
Югары сыйныфка күтәрелгәч, бу хыялымны укытучы һөнәренә алыштырдым. Укытучы һәрбер баланы укырга, язарга өйрәтә. Минемчә, укытучы - иң мактаулы һәм иң намуслы хезмәт иясе. Хәтта президентларның да укытучылары була. Укытучыдан башка беркем дә нигезле белем һәм һөнәр ала алмый. Ул барлык һөнәрләргә юл ачкан кеше. Алар әле һөнәр генә түгел, ә тәрбия дә бирәләр.
Укытучы булу җиңел түгел. Мин моны үземнең әниемнән күреп беләм. Чөнки минем әнием - укытучы. Ул башлангыч сыйныфларга белем бирә. Әтиемнең әнисе- әбием дә укытучы булган. Аның укучылары аны әле һаман сагынып искә алалар. Миңа да укытучы һөнәрен ярату шулардан күчкәндер, мөгаен. Әлеге һөнәр ияләренә бик күп белергә, балаларны яратырга кирәк.
Ә мин нинди укытучы булыр идем соң?
Әгәр мин укытучы булсам, һәр укучымны ихтирам итәр идем, чөнки һәр кеше - шәхес.
Укытучы булсам, мин дәресләрне кызыклы, балалар сулыш алырга да онытып, кызыксынып, игътибар белән тыңларлык итеп үткәрер идем. Мин аларга слайдлар, проекция экраннарында компьютер программалары күрсәтер идем. Бөтен биремнәрне принтерда яхшы кәгазьгә бастырып бирер идем. Һәрбер карточка темага туры килгән рәсемнәр яки фотографияләр белән бизәлгән булыр иде. Мин һәр укучының партасында компьютер торуын булдырыр идем һәм күпчелек биремнәрне өйрәтүче программалар рәвешендә бирер идем. Ә билгеләр икәү генә булыр иде: "үти алган" һәм "әлегә йомшаграк". Билгеле, бу таләпләрнең барысын да укытучы үзе генә үти алмый. Хөкүмәт тарафыннан кайгыртылырга тиешле чаралар да шактый.
Мәктәпне тәмамларга ике еллап вакыт калып бара. Укытучы булу теләгеннән тайпылмамын дип ышанам. Ә бию белән кызыксынуымны дәвам итәчәкмен. Укытучы булып эшләүчегә ул шөгыль дә бик кирәк.
Алсу Нәҗмиева,
Балык Бистәсе районы Күгәрчен мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев