Балык Бистәсенең 2 нче урта мәктәбендә өйрәнү эвакуациясе үткәрелде
Нәкъ 11.00 сәгатьтә Балык Бистәсенең 2нче урта мәктәбендә янгын чыгуны хәбәр иткән хәвеф сигналы бирелде. Махсус репродукторлардан янгын эвакуациясе башлану хәбәр ителде. Барлык укучылар укытучылар җитәкчелегендә кабаланмыйча, этеш-төртешсез генә чыгу юлларына юнәлделәр.Һәр сыйныф кая таба хәрәкәтләнәсен, кайсы ишектән чыгасын яхшы белә. Санаулы минутлар эчендә 1-11 сыйныф укучылары мәктәп каршындагы мәйданга...
Нәкъ 11.00 сәгатьтә Балык Бистәсенең 2нче урта мәктәбендә янгын чыгуны хәбәр иткән хәвеф сигналы бирелде. Махсус репродукторлардан янгын эвакуациясе башлану хәбәр ителде. Барлык укучылар укытучылар җитәкчелегендә кабаланмыйча, этеш-төртешсез генә чыгу юлларына юнәлделәр.Һәр сыйныф кая таба хәрәкәтләнәсен, кайсы ишектән чыгасын яхшы белә. Санаулы минутлар эчендә 1-11 сыйныф укучылары мәктәп каршындагы мәйданга чыгып тезелделәр.
Ә өйрәнү эвакуациясенә кадәр Балык Бистәсе янгын-коткару гарнизоны начальнигы Альмир Шәфигуллин һәм районара күзәтчелек эшчәнлеге өлкән инспекторы Андрей Иванов укучылар белән янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә багышланган дәрес-әңгәмә үткәрделәр. Алар гади һәм аңлаешлы формада балаларга янгын чыгуның төп сәбәпләре, аларны булдырмау өчен куркынычсызлык чаралары, янгын чыккан очракта үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр.Укучыларның сорауларына җавап бирделәр.
Балаларның куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында уздырылган өйрәнүләрнең төп максаты мәгариф учреҗдениесенең янгын чыккан очракта эвакуциягә әзерлеген тикшерү иде.2 нче мәктәпнең укучылар һәм укытучылар коллективы бу имтиханны "яхшы" билгесенә тапшырдылар.
Автор Илгиз Җамалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев