Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
Балык Бистәсе районы мәктәпләренең берсеннән "Тамчы-шоу" тапшыруында катнашканнар. Ә нәтиҗәләре ничек?
Өметле талантларыбыз республикада да таныла.
-
Татарстанның мәгариф министры БДИ тапшырганнан соң иң авыры ни булганын әйткән
Республикада әти-әниләр БДИ тапшырды. Алар арасында Татарстанның баш педагогы Рафис Борһанов, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Камал театры артистлары, спорт осталары да бар иде. Аларның ничек итеп имтихан тапшыруын без дә күзәттек. Республикада әлеге сынауны үтәргә 800дән артык кеше теләк белдергән. Казанның 8 нче гимназиясенә 40лап кеше килгән иде....
-
Балык Бистәсендә ата–аналар да имтихан бирде
Балык Бистәсенең 2 нче мәктәбендә ата-аналар Бөтенроссия акциясенә кушылып рус теленннән бердәм дәүләт имтиханнары тапшырдылар. Белемнәрен сынап карарга,ә иң мөһиме балаларын нәрсә көткәнне үз күзләре белән күрергә 14 ата-ана килгән иде. Парта артында төрле һөнәр ияләре утырдылар.
-
Балык Бистәсендә ата–аналар да имтихан бирде
Балык Бистәсенең 2 нче мәктәбендә ата-аналар Бөтенроссия акциясенә кушылып рус теленннән бердәм дәүләт имтиханнары тапшырдылар.
-
Балык Бистәсе Корноухово авылы мәктәбендә Туган тел көне уңаеннан чара үткәрелде
Корноухово авылы мәктәбендә "Бер моң ишетәм" дип исемләнгән күркәм чара булып узды.
-
Балык Бистәсе районының "Салават күпере" балалар бакчасында Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара узды
Ватанны саклаучыларны балалар бакчасында ук әзерли башлыйлар икән.
-
Балык Бистәсенең “Бәләкәч” балалар бакчасында шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган кичә булды.
Кыска гына гомер яшәп тә, үзләре артыннан гаҗәеп бай мирас калдырган шәхесләр була. Шундыйларның берсе , татар дөньясы күгендә генә түгел, дөнья әдәбияты күгендә йолдыз булып балкыган шагыйрь- Муса Җәлил. 15 февраль көнне, Балык Бистәсенең "Бәләкәч" балалар бакчасында шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланган кичә булды.
-
Балык Бистәсе районында мәгариф өлкәсендә “Ел сыйныф җитәкчесе” конкурсы узды
Укытучы хезмәтендә яхшы сыйныф җитәкчесе булу дигән мөһим миссия бар. Кайберәүләр бу хезмәтне үзләренең эшчәнлекләрендә өстәмә йөкләмә кебек кабул итсәләр, икенчеләре аны төп юнәлеш итеп ала. Сыйныф җитәкчесе булуның җаваплылыгы гаять зур. Ул тыңгысыз, мавыктыргыч хезмәт һәм иҗади оештыру сәләтенә ия булуны таләп итә. Әмма ничек кенә авыр булмасын, ул...
-
Балык Бистәсендәге "Бәләкәч" балалар бакчасында янә бәйрәм
"Бәләкәч" балалар бакчасында «Папа, мама, я - спортивная семья!» дип аталган гаилә-спорт бәйрәме узды.
-
Бүген Балык Бистәсендә "Ел укытучысы" бәйгесе башланды (фотолар, видео)
Анда төрле мәктәпләрдән барысы 12 укытучы катнаша. Педагоглар бу бәйгегә зур әзерлек белән килгәннәр. Алар хәзерге заманда дәрес үткәрүдә булган барлык яңа алымнарны кулланып чарада үзләренең коллегаларына тәкъдир итәләр. (Бу турыда язманы газетабызның алдагы санында укый аласыз) Таңсылу Минһаҗева.
-
Балык Бистәсе гимназиясендә кошларга ярдәм оештырганнар
Балык Бистәсе гимназиясендә ел саен кошларга ярдәм кулы сузыла. Укучылар, ата-аналар ярдәме белән кышын җимлекләр эләбез, ә инде язын кош оялары. Бу гамәлебез традициягә әйләнде.
-
Идеаль педагог. Математика укытучысы булырга җыенган студентлар карашы
Менә 2018 елга да аяк бастык... Барыбыз да тирәбездәге тормышның бар даирәләрендә, шәхси тормышыбызда ниндидер үзгәрешләр, яңарышлар булуын көтәбез, уңай якка үзгәрешләр булуын. Ә мәгариф өлкәсендә безнең киләчәгебез кемнәр кулы белән барлыкка китерелә соң?
-
Балык Бистәсе районы Масловка мәктәбендә таләпләр югарылыгында эшлиләр
Масловка мәктәбе Татарстан Республикасының Мәгарифне үстерү институты белән бергәлектә актив эш алып бара. Үткән елда биредә Балык Бистәсе муниципаль районы укытучылары өчен 7 семинар уздырылды.
-
16 гыйнварда Татарстан мөселманнары Мәрҗанине искә алачак
Галимнең туган көненә бәйле шушы истәлекле көн уңаеннан республикабызда күпләгән чаралар үткәрү ниятләнә.
-
Балык Бистәсе Масловка авылында хоккей буенча иптәшләрчә очрашу булды
Кышкы каникуллар чорында Масловка мәктәбе физик тәрбия укытучысы Н. Нәфыйгуллин алкалы хоккей буенча мәктәп командасы һәм Рус Әшнәге авылы җыелма командалары арасында иптәшләрчә ярыш уеннары оештырды.