Республикада әти-әниләр БДИ тапшырды. Алар арасында Татарстанның баш педагогы Рафис Борһанов, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Камал театры артистлары, спорт осталары да бар иде. Аларның ничек итеп имтихан тапшыруын без дә күзәттек. Республикада әлеге сынауны үтәргә 800дән артык кеше теләк белдергән.
Казанның 8 нче гимназиясенә 40лап кеше килгән иде....
Республикада әти-әниләр БДИ тапшырды. Алар арасында Татарстанның баш педагогы Рафис Борһанов, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Камал театры артистлары, спорт осталары да бар иде. Аларның ничек итеп имтихан тапшыруын без дә күзәттек. Республикада әлеге сынауны үтәргә 800дән артык кеше теләк белдергән.
Казанның 8 нче гимназиясенә 40лап кеше килгән иде. Сынауга энә күзеннән үткәреп керттеләр. Паспортсыз килүчеләрне кире бордылар. Катнашучылар барысы да металл эзләгеч аша узды. Укучылардан аермалы буларак, әти-әниләрнең техник җайланмаларга, видеокүзәтүләргә исе китмәде.
Алар кичә урыс теленнән имтихан тапшырды. Римма Ратникова әйтүенчә, бу телне камил белү ышандыру, максатка ирешү, карьера ясау өчен дә кирәк. "Авызын ачса, авылы күренә, дигән әйтем бар. Кеше белән аралашканда аның белем дәрәҗәсе күренә", - ди ул. Үзе исә V сыйныфта укучы улына урыс теле дәресләрен әзерләшергә булыша.
Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева мәктәп елларында математика фәнен өнәп бетермәгән. Әмма шулай да яхшы укырга тырышкан. Ул күбрәк гуманитар фәннәрне яраткан. Шуңа күрә дә ул, керә-керешкә, мондыйрак сорау бирде: имтихан математикадан түгелдер бит? "Мин - һөнәрем буенча педагог. Шуңа күрә мәгариф өлкәсендәге һәр яңалык минем өчен кызыклы. БДИ тирәсендә ыгы-зыгы, уйлап чыгарулар күп. Шуңа күрә үзем катнашып, БДИның куркыныч түгел икәнлеген дәллилисем килде, - ди ул. - Беркайчан да шпаргалка язганым булмады. Бу яктан бик ялкау идем мин. Чөнки бер тапкыр язсаң, ияләшә башлыйсың. Кырын эш белән тотылуың да бар. Башкаларга да аны язарга киңәш итмим. Барлык фәннәрнең дә нигезен белү кирәк. Мәктәптә укыганда моны аңлап бетермәгәнбез. Яшь барган саен, күбрәк аңлыйсың".
Татарстанның мәгариф һәм фән министры Рафис Борһановның имтиханда катнашу сәбәбе аңлашыла. "Имтиханга кагылышлы сорауларга ачыклык кертәсем килде. Барысын да үз күзләрем белән күргәч, язып карагач, әти-әниләр белән бер телдә сөйләшә алачакмын. Әгәр безнең яктан ярдәм кирәк булса, булышырга әзербез, - ди министр. - Борчылам дисезме? Инде хәзер карт сөяккә берни куркыныч түгел".
Камал театры артисты Миләүшә Шәйхетдинованың да күңеле тыныч. "Балалар күбрәк борчыла. Тестны ничек эшләячәгемне әйтә алмыйм. Югары балл туплау өчен ныклап әзерләнергә кирәк. Мәктәпне тәмамлаганга 27 ел бит инде. Балабыз киләсе елда имтихан тапшырачак. Билгеле, репетиторсыз булмый. Металл эзләгеч аша кертүне хупламыйм. Укучылар үзләренә карата ышаныч булмауны тоячак. Кибеткә кергәч, артымда каравылчы басып торса, аннан тизрәк чыгып китәм", - ди артист.
Металл "капка" аша керү журналистлар өчен аеруча кызыклы тоелды. Рафис Борһановка аны ике тапкыр үтәргә туры килде. Беренчесендә чыелдаган тавыш ишетелде. Каеш тимере комачаулый икән. Министр аны салып керергә мәҗбүр булды.
Имтиханнан соң, әти-әниләр тәэсирләре белән уртаклашты. Рафис Борһанов өчен бланклар тутыру гына авыррак тоелган. Чөнки сызарга-буярга ярамый. Шакмакларга да дөрес итеп язасы. Министр фикеренчә, укучылар өчен мондый проблема булырга тиеш түгел. Чөнки алар моңа алдан әзерләнә. "Шикле тоелган бер генә бирем булды. Анысын да дөрес яздым кебек. Оештыручылар барысына да ягымлы итеп аңлатты. Әгәр алдан әзерләнсәң, барысы да аңлашыла", - диде ул. Кыскасы, әти-әниләргә биремнәр авыр тоелмаган. Балалары уңышлы тапшырыр дип өметләнәләр.
.
фото автордан.
http://matbugat.ru/news/?id=21651
Нет комментариев