27 февраль 2018 яңалыклары
-
Трассада куркыныч авария
Трассада хәрәкәт вакытлыча туктатылган, тагын бер кеше зыян күргән.
-
Интернетта зур зыян китерә торган яңа вирус таралган
Вирус компьютерлардагы файлларны шифрлый һәм криптовалютада акча таләп итә.
-
Татарстанның мәгариф министры БДИ тапшырганнан соң иң авыры ни булганын әйткән
Республикада әти-әниләр БДИ тапшырды. Алар арасында Татарстанның баш педагогы Рафис Борһанов, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Камал театры артистлары, спорт осталары да бар иде. Аларның ничек итеп имтихан тапшыруын без дә күзәттек. Республикада әлеге сынауны үтәргә 800дән артык кеше теләк белдергән. Казанның 8 нче гимназиясенә 40лап кеше килгән иде....
-
"Йөрүләре, карашларына кадәр Алсу Хәсәнованыкы" - "Ватаным Татарстан" журналистлары балконга ияләшкән күгәрчендә вакытсыз киткән хезмәттәшен күрә (ФОТО)
"Бу күгәрчен инде бер елдан артык редакциябезнең 404 нче бүлмәсе балконына килеп куна. Курыкмый да үзе. Ашарына бирсәң, ашап китә, дип шалтыратып әйтте Матбугат.руга "Ватаным Татарстан"нан Гөлгенә Шиһапова.
-
Эшмәкәрләр, белми калмагыз!
1-3 мартта VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узачак
-
Мөселманга джинсы чалбары кияргә ярыймы
Динебез белән өстән-өстән генә таныш кешеләр ислам дине күп нәрсәләргә каршы, дигән фикердә яшиләр. Әмма динебез бик күп нәрсәләрне рөхсәт иткәнен яхшылап белмибез.
-
Иремнең туганнары мине кабул итмәде [булган хәл]
Нахакка кешенең хәтерен калдыру, күңелен рәнҗетү һәрвакыт тәнкыйтьләнә. Бер генә дин дә аның ишене хупламый. Тик, кызганычка каршы, бөтен кеше дә дөрес кенә яшәп бетә алмый шул. Оныта, кызып китә, уйламыйча әллә ниләр әйтеп сала. Бер дәлиле булмаган көе кешегә яла ягудан да тартынып тормый.
-
Балыкбистәлеләр, иртә язны көтмәгез!
Синоптиклар әнә шулай дип фаразлаган. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, халык сынамышлары да сөендерми. 26 февральдә салкын булса, яз соңга калып киләчәк, дигәннәр. Башкалада соңгы ун елда көндезге иң түбән температура теркәлгән. Кара инде син бу кышны! Башта килә белмәде, хәзер китәргә теләмичә чатнама суыклары белән сыный. Кичә КФУның метеостанциясендә соңгы...
-
«Үз тиңеңне табу өчен мәхәббәт кенә түгел… инструктор да кирәк»
Бушлай игъланнар сайтында кызык кына бер игъланга күзем төште - «Танышулар буенча инструктор». Игълан астында күрсәтелгән номерны җыйдым. Психолог Фаяз Төхбәтуллин татар егете булып чыкты. Фаязның әйтүенчә, аңа күбрәк хатын-кызлар килә. Алар барысы да үз тиңнәрен табып, уңышлы гына кияүгә чыгарга тели. «Үзегезне яратыгыз, кызлар» - Мин аларның һәрберсе белән...
-
Балык Бистәсенең Күгәрчен авылында гаҗәеп матур кичә булды
Узган атна ахырында Күгәрчен авылы мәдәният йортында гаҗәеп матур кичә узды. Җыр-моңга бай төбәк үз сәхнәсенә кабат 80-90 нчы еллар үзешчәннәрен кайтарды. Кичәнең "Кайтам яшьлегем сәхнәсенә" дип аталуы да шуңа нигезләнгән. Кайчандыр авыл клубында тәүге адымнарын ясаган үзешчәннәребез арасында район, республика сәхнәләренә күтәрелгәннәр дә аз түгел. Саный китсәң шактый алар....
-
Балык Бистәсендә ике ай эчендә ничә бала туган?
Шушы сорау белән без ЗАГС бүлегенә шалтыраттык. Алар әйтүенчә,соңгы ике айда 19 бала туган.Ә менә язылышучылар саны нибары 11 пар гына. Киләчәктә бу саннар артыр, районыбыз тагын да яшәрер дип ышанып калабыз. фотоkoltushi24.ru
-
ГӨЛНАЗ АСАЕВА: МӘСКӘҮГӘ КҮЧЕНҮЕМНЕ БЕЛГӘЧ, РИШАТ ТӨХВӘТУЛЛИННЫҢ КӘЕФЕ ТӨШТЕ
Талантлы җырчы Гөлназ Асаева "Җәннәт" (Джаннат) псевдонимы белән Россия киңлекләрен яуларга әзерләнә. Тиздән ул Мәскәүгә күченеп үз проектын башлап җибәрә. Мәскәү татарларының "Хәрәкәт" тантанасына килгән Гөлназ белән "Татар-информ" хәбәрчесе сөйләште.