Мәгариф рубрикасы буенча яңалыклар
-
Балык Бистәсе мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кайчан узачак?
28 август көнне 10.00 сәгатьтә район мәдәният йортында районыбыз мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе башланып китәчәк.
-
Хәстәрле хуҗалар уку елына инде әзерләр дә
Район башкарма комитеты каршында оештырылган ведомствоара муниципаль комиссия мәгариф оешмаларының 2018–2019 уку елына әзерлеген тикшерде. Алар дүрт көн дәвамында районыбыз мәктәпләренең, балалар бакчаларының, өстәмә белем бирү учреждениеләре биналарының, уку бүлмәләренең, ашханәләрнең торышын, төзеклеген, мәктәп яны участокларында үстерелгән уңышны бәяләделәр. Мәгариф оешмаларының ягу сезонына әзерлеге, янгын куркынычсызлыгына каршы чараларны үтәү дәрәҗәсе игътибар үзәгендә булды.
-
Әти-әниләргә киңәшләр: Баланы мәктәпкә әзерләүне нәрсәдән башларга?
Күп кенә ата-аналар баланың мәктәпкә әзерлеге аның укый, яза, саный белүендә генә дип уйлыйлар. Әмма бу мәсьәләнең бары тик бер генә ягы. Чынлыкта исә, баланы мәктәпкә әзерләү тирәнрәк һәм катлаулырак мәсьәлә.
-
Балык Бистәсе «Йолдыз» балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме гөрләде
Июнь аенда «Йолдыз» балалар бакчасында җәйге милли бәйрәм узды.”Сабантуй”-ул сабан бәйрәме, хезмәт бәйрәме, куңел ачу бәйрәме.Июнь аенын кояшлы һава тырышы безгә бәйрәм кәефе өстәде генә!
-
Балык Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы “Кояшкай” балалар бакчасы 500 мең сум грант отты
Балалар бакчалары арасында грант өчен конкурс этабы нәтиҗәләре ачыкланды.
-
Балык Бистәсе Котлы Бөкәш мәктәбе укучысы Ләйлә Гатауллинаның тәүге уңышы
Тәүге адым-беренче уңыш.
-
Балык Бистәсе 2нче мәктәбендә Тукай көненә багышланган чаралар узды
Апрель аенда мәктәпнең болай да җанлы тормышына үзенчәлекле төрлелек, милли төсмерләргә бай бизәкләр өсти торган бәйрәм бар. Ул- Тукай көннәре. Я айлык, я атналык булып үтә торган бу чаралар татар халкының бай мирасын таныту буенча зур роль уйнап кына калмыйча, сәләтле балаларны ачыклау, таныту, сәхнәдән курыкмаска өйрәтүгә дә хезмәт итә.
-
Казанда узган "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә балыкбистәлеләр дә катнашты
25 нче апрель көнне Казан шәһәренең Муса Җәлил опера һәм балет театры бинасында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы Татарстан Республикасы язучылар берлеге оештырган "Илһам" Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе булды.
-
Балык Бистәсе Биектау мәктәбендә Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга багышланган чара узды
Тукай исеме менә инде ничә гасыр дәвамы нда татар милләтенең бөтенлегенә, милли хиснең, тәрбиянең, телнең саклануына ышанычлы нигез булып тора. Шәхес үзе, аның күпкырлы иҗаты, иҗатындагы фикер һәм хис берлеге, фәлсәфи уйлары, милләт булып яшәргә көч һәм күәт бирә.
-
Балык Бистәсе "Йолдыз" балалар бакчасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган атналык бара
Габдулла Тукай иҗаты белән балаларның телләре ачыла дисәк тә , ялгыш булмастыр. Тукайның «Туган тел» шигырен белмәгән бала юктыр. 19 апрельдән-26 апрельгә кадәр безнең "Йолдыз" балалар бакчасында Г.Тукай атналыгы бара. Бу атнада без Г.Тукайның биографиясе, аның шигырьләре, әкиятләре, җырлары белән балаларны таныштырабыз.
-
Балык Бистәсе районы Зур Мәшләк мәктәбендә махсус отряд бар. Аның эше нидән гыйбарәт?
Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны булдырмау мәктәп коллективы эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып тора. Тискәре күренешләрне вакытында ачыклау аларны киметүдә зур әһәмият уйный.
-
"Кояшка төбәлгән, айга булса да эләгер",- дип саный мәктәп укучысы
Максатка ничек ирешергә? Нинди юллар белән? Әлеге сораулар белән күпләр очраша, күпләр җавап эзли. Минемчә, бу сорауларга җавап бирү җиңел, әмма, чынбарлыкта исә, үз теләгәнеңә ирешү, аны тормышка ашыру өчен бик күп көч һәм тырышлык куярга кирәк.
-
Балык Бистәсе беренче номерлы гимназиясендә Нәүрүз бәйрәме
Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп, Бар дөнья көлеп торсын, Бүген бездә бәйрәм икәнен Бар кеше белеп торсын. Балык Бистәсе 1нче номерлы гимназиясендә башлангыч сыйныф укучылары өчен Нәүрүз бәйрәме оештырылды. Озынайтылган көн группасы тәрбиячеләре А. Сәйфетдинова, Г. Әлмиева, Г. Капарулина, О.Калабанова Нәүрүз бәйрәменең тарихы, уздыру тәртибе турында кызыклы итеп сөйләделәр. Укучылар «Нәүрүз»...
-
Балык Бистәсе районы Юлсубино авылы мәктәбендә “ГТОны бөтен гаилә белән” кышкы фестивале кысаларында чара булып узды
Бәйге мәктәпнең спорт залында узды. Анда Гыйлемҗанов, Зыятдинов, Вафин, Гарипов, Сөниевләр гаиләләре катнашты.
-
“Ф. Әхмәдиев исемендәге балалар сәнгать мәктәбе”нең Татьяна Купцова җитәкчелегендә укучылар әниләрен 8 март бәйрәме белән котладылар. Кичәдән фото һәм видеолар.