Балык Бистәсе "Йолдыз" балалар бакчасында бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга багышланган атналык бара
Габдулла Тукай иҗаты белән балаларның телләре ачыла дисәк тә , ялгыш булмастыр. Тукайның «Туган тел» шигырен белмәгән бала юктыр. 19 апрельдән-26 апрельгә кадәр безнең "Йолдыз" балалар бакчасында Г.Тукай атналыгы бара. Бу атнада без Г.Тукайның биографиясе, аның шигырьләре, әкиятләре, җырлары белән балаларны таныштырабыз.
20 апрельдә «Йолдыз» балалар бакчасында "Г. Тукай безнең күнелләрдә!"дип исемләнгән бик матур, эчтәлекле бәйрәм иртәсе узды. Презентация ярдәмендә , балалар Г.Тукайның кыскача тормыш һәм иҗади юллары белән танышып киттеләр. Кечкенәләр төркеменнән башлап , балалар шигырьләрне өйрәнгәннәр, сәхнәләштерделәр. Бәйрәмдә "Безнен гаилә", "Гали белән кәҗә", "Туган авыл" һ.б шигырьләрне балалар татар һәм рус телендә дә сөйләделәр. Г.Тукай сүзләренә язылган җырлар тыңладылар. Ә менә "Кызыклы шәкерт", "Шаян песи" һәм "Бала белән күбәләк" сәхнә әсәрләре итеп уйналды.
(Тулысынча газетада таныша аласыз)
Алсу Ризаева,
татар теле тәрбиячесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев