Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык Бистәсе «Йолдыз» балалар бакчасында Сабантуй бәйрәме гөрләде

Июнь аенда «Йолдыз» балалар бакчасында җәйге милли бәйрәм узды.”Сабантуй”-ул сабан бәйрәме, хезмәт бәйрәме, куңел ачу бәйрәме.Июнь аенын кояшлы һава тырышы безгә бәйрәм кәефе өстәде  генә!

Бу күнелле һәм шул ук вакытта спорт чарасы дәртле татар халык көйләренә “Йолдыз” бакчасының  спорт мәйданчыгында бөтен балаларны  берләштергән. Кунаклар да килгән: Батыр белән Камырша. Алар төрле кызык хәлләр белән балаларны сөендерделәр. Бәйрәмдә балалар җырладылар да, биеделәр дә! Ләкин нинди бәйрәм уеннарсыз була? Нинди генә уеннар булмаган! Ул “Капчык белән сугышу” да, “Ат чабышлары да”, “Чүлмәк вату”, “Аркан тартышу”, “Капчык киеп йөгеру” , “Йомырка салынган кашык кабып йөгеру” дә.

Бәйрәм бүләкләр тапшыру белән тәмамланды. Балалар бәйрәмнең тарихы, татар халкының гореф- гадәтләре белән , милли уеннары белән дә танышып киттеләр. Шуңа курә ышаныч белән әйтергә була : мондый бәйрәм оештыру милли тәрбия бирудә зур урын ала. Бу бәйрәм балаларга шатлык китерде. Ә тагын ни кирәк бәхетле булу өчен?

 

 

Алсу Ризаева,

татар теле тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса