Балык Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы “Кояшкай” балалар бакчасы 500 мең сум грант отты
Балалар бакчалары арасында грант өчен конкурс этабы нәтиҗәләре ачыкланды.
Анда Татарстан Республикасы буенча 82 мәктәпкәчә белем бирү оешмалары катнашты. Конкурсның читтән торып узган этабында тәкъдир ителгән ителгән материалллар нигезендә 50 балалар бакчасы сайлап алынды. Чираттагы этабында республика комиссиясе һәрбер балалар бакчасында булып, урында мәктәпкәчә балаларның татар һәм рус телләрен белүләрен ачыклады, укыту шартлары белән танышты. 500 мең сум грантны отучылар арасында Балык Бистәсе муниципаль районы, Биектау авылы “Кояшкай” балалар бакчасы (җитәкчесе Гөлнар Зиннатова) да бар. Әлеге бүләкне күптән түгел мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең август конференциясе кысасында барган мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең секция утырышында тапшырдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа