Балык Бистәсе беренче номерлы гимназиясендә Нәүрүз бәйрәме
Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп, Бар дөнья көлеп торсын, Бүген бездә бәйрәм икәнен Бар кеше белеп торсын. Балык Бистәсе 1нче номерлы гимназиясендә башлангыч сыйныф укучылары өчен Нәүрүз бәйрәме оештырылды. Озынайтылган көн группасы тәрбиячеләре А. Сәйфетдинова, Г. Әлмиева, Г. Капарулина, О.Калабанова Нәүрүз бәйрәменең тарихы, уздыру тәртибе турында кызыклы итеп сөйләделәр. Укучылар «Нәүрүз»...
Бәйрәм бүген, бәйрәм диеп,
Бар дөнья көлеп торсын,
Бүген бездә бәйрәм икәнен
Бар кеше белеп торсын.
Балык Бистәсе 1нче номерлы гимназиясендә башлангыч сыйныф укучылары өчен Нәүрүз бәйрәме оештырылды. Озынайтылган көн группасы тәрбиячеләре А. Сәйфетдинова, Г. Әлмиева, Г. Капарулина, О.Калабанова Нәүрүз бәйрәменең тарихы, уздыру тәртибе турында кызыклы итеп сөйләделәр. Укучылар «Нәүрүз» сүзенең фарсы теленнән «Яңа көн» дигән мәгънә белдерүе, көн белән төн тигезләшкән вакытта уздырылуы, аны 7 көн бәйрәм итүләре, өйдән өйгә йөреп теләкләр теләп йөрүләр турында белделәр. Бәйрәмгә гүзәл Нәүрүзбикә, Шүрәле һәм башка бик күп әкият геройлары килгәниде. Укучылар язгы табигать турында матур шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, татар халкының милли уеннарын уйнадылар.
Әнисә Хөсәенова,
Милли мәсьәләләр буенча директор урынбасары .
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев