Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык Бистәсе агротехникумында укучылар белем учагының җылысын күбрәк тоя

Бүгенге көндә район агротехникумының өметле сулышта яшәвенә күңел сөенә. Җитәкчелек, коллектив район канаты астында бар мөмкинлекләрне эшкә җигеп заман таләпләреннән калышмаска тырыша.

Хәзерге вакытта биредә 163 кыз һәм егет белем эсти. Нигездә, авыл хуҗалыгы механизациясе, тракторчы-машинист, повар-кондитер юнәлешләре буенча һөнәр үзләштерә алар. Туклану бушлай, тулай торак белән тәэмин ителәләр, спорт-мәдәният белән шөгыльләнү өчен тулы шартлар тудырылган. Студентларның республикакүләм чараларда актив катнашуы, алардан еш кына җиңүләр белән кайтуы да шуны раслап тора. Vs чемпионатына әзерлек кысаларында агротехникум студентларының бәйгегә кушылуы шулай ук аларның үз-үзләренә олы ышанычта булуын күрсәтә. Соңгы өч елда техникумның 18 студенты "Транспорт Гранты"на ия булганнар. Ягъни, алар биш ай дәвамында 800 әр сум өстәмә стипендия алып торганнар. Бу бүләккә әле дә биш студент лаеклар.Бу көннәрдә Илфар Ризванов исә Сарман районында бара торган Vs буенча ярышларда катнаша, белем көчен сыный икән.
-Студентларыбыз бик активлар, төрле чараларда катнашалар.Иң кыйммәте, яшь булуларына карамастан, үз алларына максат куя беләләр, шуңа ирешергә омтылалар да, - ди агротехникумның директор урынбасары Гөлфия Галимова. Ул безне уку йортының бер төркем актив студентлары белән таныштырды. Алар белән гәп корып алырга булдык.Күзләре ут янып , энергияләре ташып торган кызлар-егетләр җавапларга тапкыр булдылар. Аларның күпчелегенең әти-әниләре кайчандыр шушында укыган, белем үзләштергән булганнар. Артур Дубровинның әнисе биредә мөгаллимә булып эшли, әтисе дә күп еллар дәвамында студентларга техника серләрен өйрәткән. Артур кебек укытучы әти-әниләре янәшәсендә белем алучылар аз түгел икән биредә. Монысы инде уку йортына булган ышаныч, хөрмәттән киләдер, мөгаен. Ә хәзер студентларның кайберләрен тыңлап алыйк.
Юлия Жаринова, повар- кондитер юнәлешендә укый:
-Монда килгәнемә һич кенә дә үкенмим. Кечкенәдән ашарга пешерергә, табыннар әзерләргә яратам. Һөнәрем көндәлек тормышта ихтыяҗда булачагына шикләнмим. Инде республикакүләм бәйгеләрдә катнашырга өлгердем. Эштә дә, өйдә дә биредә алган белемем ярдәм итәр.Алга таба укуымны югары уку йортында дәвам итәргә уйлыйм.
Алчәчәк Садыйкова
(Юлсубинодан килеп укый):
-Әтием дә, әнием дә биредә һөнәр үзләштергәннәр. Үзеңне төрле яклап камилләштерү өчен монда мөмкинлекләр бик зур. Теннис, баскетбол белән шөгыльләнәм. Әле күптән түгел генә коллегаларым арасында "Татар кызы-2016" республика конкурсында аерым номинациядә җиңү яуладым. Алга таба укуымны Казанда дәвам итәчәкмен.
Тимур Һидиатуллин (Казан шәһәреннән):
-Техника белән профессиональ дәрәҗәдә танышасым килү мине шушы уку йортына алып килде. Иң әүвәл, Балык Бистәсенең бик тә, аеруча табигате ягыннан ошавын искәртеп үтәсем килә. Баскетбол белән унбер ел "УНИКС-2" дә шөгыльләнәм. Биредә дә тулы мөмкинлекләр бар. Ял көннәрендә Казанда команда составында чыгыш ясарга тырышам. Киләчәктә техникумның көчле баскетбол командасын күрәсе килә.
Алинә Мөхәммәтҗанова (повар-кондитерлар группасында):
-Мин биредә укып отачакмын гына. Техникумны бетергәч укуны дәвам итү өчен өстәмә мөмкинлекләр бар. Әйтик, әңгәмә узу нәтиҗәсендә кооператив институтының туризм һәм сервис бүлегенә укырга алырга мөмкиннәр. Техникум тарихында мондый мисаллар аз түгел икәнен беләм.
Артур Дубровин (студент):
- Мин техникумны тәмамлаганда барлык төр категория техниканы, ягъни чылбырлы, көпчәкле, югары куәтле тракторларны, квадрацикл, кар чаналарын иярләү хокукына ия булачакмын. Техникум базасында яңа автодромның ачылуы йөк машиналарын йөртергә өйрәнү өчен менә дигән мәйданчык. Белүемчә, мондый мөмкинлек районда бездән башка беркайда да юк.
Әлеге студентларның уй- фикерләрен тыңлаганнан соң, ирексездән, әлеге уку йортына күңел тартып алды. Чыннан да, теләгән яшьләргә күпме мөмкинлекләр колач җәйгән. Укы, һөнәр үзләштер, спорт, иҗат, мәдәният белән шөгыльлән, куәтеңне, көчеңне, белемеңне күрсәт! Хәтерләргә кайта төшсәк, районның бүгенге хакиме Илһам Валеев беренче һөнәрен биредә үзләштергән. Дистәләгән легендар җитәкчеләр, атказанган механизатор исемен йөртүчеләр монда белем алган. Иманым камил, техникумда белем алган, алучы егет-кызларыбыз арасыннан да танылган шәхесләр, гыйлем ияләре чыгар әле. Бу уңайдан бер генә гади мисал китереп үтәм, район җирлегендә эшләп килүче автосервисларның бүгенге хуҗалары барысы да диярлек шушы белем үзәген узган егетләр икән бит.
Автор Вазыйх Фатыйхов.
фото автордан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев