Балык Бистәсенең Олы Елга мәктәбе укучылары ни белән шөгыльләнә
Барыбыз да яхшылыкка мохтаҗ, Бу заманда бигрәк. Яхшылыкны эшләү җиңел түгел, Ә эшләргә кирәк!
Шәфкатьлелек, яхшылык кебек күркәм сыйфатлар татар халкында иң югары бәяләнгән. Бу изге гамәлләр турында мәкаль һәм әйтемнәр иҗат ителеп, алар еллар дәвамында безне рухи яктан баета, әдәплелеккә өйрәтә.. 1. Яхшылык җирдә ятмый. 2. Җылы сүз - җан азыгы. 3. Олыны олы ит, кечене кече ит. 4. Ашның мае бар, сүзнең җае бар. 5. Яхшы гадәт адәм итәр, яман гадәт әрәм итәр.
Авылыбызда элек-электән ятимнәргә, гарипләргә, язмыш кимсеткән кешеләргә карата аерым бер гадәт яшәп килә. Аларны кызганганнар, хәлләренә кергәннәр, кулларыннан килгәнчә ярдәм иткәннәр.
Без 7 нчы класс укучылары кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатларын узебездә тәрбиялибез. Бик теләп Фатыйма апага булышырга йөрибез. Бакчаларын казып китәбез, өй эшләрендә булышабыз
"Яхшылык кыл, яхшылыкта бар файда,
Кем яманлык кылса, ул таба җәза.
Элеге шигьри юллар без тимурчылар турында билгеле. Хәзерге заманча итеп әйткәндә без волонтёрлар булабыз. Фатыйма апа безне үзе дә көтеп ала. Без килгәч аның моңсу күзләре шатлыктан елмая башлыйлар. Безнең белән бергә елмаеп сөйләшүләр, кулешүләр аны тагын да нурландырып җибәрә. Ул гүя яшәреп китә. Яшь чакларын безгә сөйләп күрсәтә. Нинди авыр заманнарны күргән буын кешеләре бит алар!
Өлкәннәргә, үзебездән кечеләргә, көчсезләргә һәрвакыт, һәркайда игътибарлы, мәрхәмәтле булырга кирәк..Димәк, элек-электән үк игелек, шәфкатьлелек бик тирән мәгънәле сүзләр булганнар. Халыкта игелек кылу зур савап саналган, кылган игелек юкка чыкмый, кире әйләнеп кайта. Татар халкында мондый мәкаль бар: " Җылы җил боз эретә, җылы сүз җанны эретә" Кешеләргә генә түгел, табигатькә ,үсемлекләргә һәм хайваннарга карата да игътибарлы булырга һәм яхшылык эшләргә кирәк
Р.Миңнуллинның "Яхшылык" дигән шигыреннән өзек белән тәмамлыйсым килә!
Яшәү безгә авыр булыр иде
Яхшылыктан башка.
Шуңа күрә яхшылыкны эшлик
Без үзебез башта.
7 нче сыйныф укучылары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев