Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балык Бистәсенең Биектау “Кояшкай” балалар бакчасы якты нур сибә

Биектау "Кояшкай" балалар бакчасы коллективының элек-электән үзенә тарту көче бар. Бирегә нәниләр бик теләп йөри. Бәйрәм даталарына матур итеп күңел ачу программасы әзерләнсә, дәресләр исә үзенчәлекле, мавыктыргыч уеннар белән бәйләп алып барыла. Тәрбиячеләр барысы да тәҗрибәле. Быел 4 бала чыгарылыштан мәктәпкә китсә, яңа уку елында коллективка 8 бала кабул ителгән....

Биектау "Кояшкай" балалар бакчасы коллективының элек-электән үзенә тарту көче бар. Бирегә нәниләр бик теләп йөри. Бәйрәм даталарына матур итеп күңел ачу программасы әзерләнсә, дәресләр исә үзенчәлекле, мавыктыргыч уеннар белән бәйләп алып барыла.

Тәрбиячеләр барысы да тәҗрибәле. Быел 4 бала чыгарылыштан мәктәпкә китсә, яңа уку елында коллективка 8 бала кабул ителгән.

-"Татарстан-уртак йортыбыз" проекты буенча лепбок-интерактив папка эшләдек. Анда Идел буенда яшәүче халыкларның милли йолалалары, гореф-гадәтләрен чагылдырган язма-уеннар күп. Дәресләрдә шулардан файдаланабыз,-ди тәрбияче Гүзәлия Вәлиева.

"Уңыш" бәйрәменә дә әзерлек башланган инде. Бу көннәрдә балалар "Исәнме, көз!" күңел ачу программасы буенча яңа шигырь-җырлар өйрәнәләр.

Автор Фәрвәз Каюмова.

фотоSbguide.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев