КФУ мәктәп укучылары өчен зур бәйге игълан итә!
Казан федерль университетының Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе «Каурый каләм» II Бөтенроссия яшь журналистлар бәйгесенә эшләр кабул итә башлады.
Конкурс «Ватаным Татарстан», «Ирек мәйданы», «Дарелфөнүн» газеталары, Матбугат.ру порталы, Татарстан журналистар берлеге, Бөтендөнья татарлар форумы белән берлектә талантлы, журналистиканы яратучы яшьләр өчен үткәрелә.
Әлеге бәйгедә Россия, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдәге 9-11 сыйныф укучылары, махсус урта белем бирү учреждениеләре студентлары катнаша ала.
«Каурый каләм»не үткәрү вакыты - 2017 елның 1 декабреннән 2018 елның 30 апреленә кадәр. Җиңүчеләр 2018 елның 19 маенда, Татарстан матбугаты көнендә, бүләкләнәчәк. Иң яхшы эшләр авторлары Казан федераль университетының Журналистика һәм медакоммуникация югары мәктәбенә өстенлекле шартларда укырга керә алачак. Аларга шулай ук яшь журналистлар арасында уздырыла торган «Алтын каләм» республика фестиваленең йомгаклау турында катнашу хокукы бирелә.
Конкурс турында тулырак монда белә аласыз:
http://kpfu.ru/media-sociology/struktura/otdelenie-zhurnalistiki/kafedra-tatarskoj-zhurnalistiki
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев