Кызыл. Сары. Яшел рубрикасы буенча яңалыклар
-
Агымдагы елның ун аенда районыбыз автомобиль юлларында 39 юл-транспорт фаҗигасе теркәлгән
Аларда 14 кеше һәлак булды, 40 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар. Үлемгә илткән фаҗигаләрнең аеруча күп булуы аеруча борчу тудыра. Юллардагы хәлләр, аварияләрнең төп сәбәпләре хакында район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Айрат Сафиуллин белән әңгәмә кордык.
-
Ноябрь аенда районда ике машина урлавы, дүрт юл-транспорт фаҗигаләре теркәлгән
14 ноябрьгә каршы төндә билгесез кеше ВАЗ автомобилен урлап китә.
-
Ноябрьнең һәр өченче якшәмбесендә Бөтендөнья юл-транспорт фаҗигаләре корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә
Юл-транспорт һәлакәтләре бөтен дөньяны борчый торган проблемага әверелде шул.
-
Балык бистәсе район территориясендә “Автомобилеңне сакла” акциясе бара
Бу оператив-профилактик чара автотранспортны, аның салонындагы мөлкәтне урлашуларны булдырмауга карата оештырылды.
-
Автомобильчедә дә, җәяүледә дә гаеп бар
Юл, бигрәк тә төнге юл автомобиль йөртүчеләрдән, җәяүлеләрдән зур саклык таләп итә. Бик зур ихтыяҗ гына булмаса, тәүлекнең караңгы вакытында юлга чыгудан тыелып торырга кирәк. Каршы яктан килүче машина фараларының "сукырайтуыннан", юлларыбызның тиешле таләпләргә җавап бирмәвеннән, яктыртылмавыннан һәм автомобильчеләрнең күз күреме начар булуына карамастан, куркынычсыз тизлекне сакламавыннан бик күп фаҗигалар...
-
Алҗыган көенчә рульгә утырырга ярамый
23 август көнне Мәскәү-Уфа М-7 "Волга" автомобиль юлының 884 километрында чит ил машинасын йөртүче (Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче) аэропортттан кайтып килешли, алҗыган хәлдә руль артында йокыга китә.
-
Исерек ана баласының гомерен өзде
Кичә иртәнге 6.00 сәгать тирәсендә Балык бистәсе районының Зәңгәр Күл белән Котлы Бөкәш авыллары арасында "тугызлы" автомобиле каплана. Ун яшьлек кыз бала һәлакәт булган урында һәлак була. Руль артындагы ана һәм аның ун яшьлек улы зыян күрмиләр. Фаҗигадә исерек хәлдә руль артына утырган 31 яшьлек хатын-кыз гаепле.Ул ире белән ачуланышканнан...
-
Балаларның иминлеге–өлкәннәр кулында
19 майдан республикабызда «Игътибар-балалар!» профилактик акциясе башланды. Аның максатлары белән район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Айрат Сафиуллин таныштырды. -Бу чара жәйге каникуллар чорында балалар катнашында юл-транспорт травматизмын кисәтүгә юнәлдерелгән. 19 июньгә кадәр ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән рейдлар, укучылар, ата-аналар белән юлларда үз-үзеңне дөрес тоту буенча әңгәмәләр үткәрәчәкләр, велосипед,...
-
Юлда йөри белү мәртәбә, типмәс өчен дөнья тәртәгә
Елдан-ел урамнарда автотранспорт чаралары күбәя бара. Димәк, киеренкелек тә арта дигән сүз. Яшерен-батырын түгел, бу юл-транспорт һәлакәтләренең дә күбәюенә китерә. Иң аянычлысы-аларда балалар зыян күрә.
-
Инспектор чакырмыйча да...
Шәһәрләрдә, инде хәзер авылларда да машиналар саны еллап түгел, айлап арталар.
-
Сорауларыгыз булса...
Бүген Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе начальнигы, полиция полковнигы Рифгать Нургали улы Миннеханов Россия Эчке эшләр министрлыгының Балык бистәсе буенча бүлегендә 13.00 дән 14.00 сәгатькә кадәр гражданнарны кабул итә. Юл хәрәкәте куркынычсызлыгына кагылышлы сорауларыгыз булса, рәхим итегез. (фото www.yandex.ru сайтыннан алынды)
-
Вакытлыча чикләү кертелә
Язгы чорда автомобиль юлларының сакланышын, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, 15 апрельдән 15 майга кадәр зур йөк автомобильләренең хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Бу күчәрләргә туры килә торган йөкләнеш нормативлардан арткан машиналарга кагыла. Районның автомобиль юллары өчен бу бер, ике, өч күчәрле транспорт чараларына тәңгәл рәвештә 6,5,4 тонна туры килә. Әлеге...
-
Куркынычсыз тизлек–иминлек нигезе
Агымдагы елның беренче кварталы да тәмамланмады әле. Ә район юлларында 7 юл-транспорт фаҗигасе теркәлде инде. Аларда 8 кеше һәлак булды, 5 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алды. Узган ел бу чорда юл-транспорт фаҗигаләрендә бер генә кешенең дә һәлак булмавын исәпкә алсак, хәл борчу тудырырлык. Бер кешенең дә юл фаҗигасенә эләгәсе...
-
“Бала–төп пассажир”
Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе балалар катнашында юл-транспорт травматизмын профилактикалау һәм каникуллар вакытында балаларның иминлеген тәэмин итү максатыннан мәгариф органнары белән берлектә 17 марттан 31 мартка кадәр чорда комплекслы чаралар үткәрә. "Язгы каникуллар" оператив-профилактик чара кысаларында 21 мартка кадәр "Бала-төп пассажир" акциясе игълан ителде. Бу чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны...
-
Исереккә диңгез тубыктан
"Берне эчсәң куркасың, икене эчсәң дә шөллисең әле, ә менә өченчене эчсәң бернәрсәдән дә курыкмыйсың инде". Бу исерекләр фәлсәфәсен еш ишетергә туры килә. Әйе, исереккә диңгез тубыктан шул. Югыйсә, аракы эчеп руль артына утырырлар идемени алар. Узган ел мировой судья Россия Федерациясенең административ хокук бозулар кодексының 12.8 маддәсе 1 бүлеге-исерек...