Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

“Бала–төп пассажир”

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе балалар катнашында юл-транспорт травматизмын профилактикалау һәм каникуллар вакытында балаларның иминлеген тәэмин итү максатыннан мәгариф органнары белән берлектә 17 марттан 31 мартка кадәр чорда комплекслы чаралар үткәрә. "Язгы каникуллар" оператив-профилактик чара кысаларында 21 мартка кадәр "Бала-төп пассажир" акциясе игълан ителде. Бу чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны...

Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе балалар катнашында юл-транспорт травматизмын профилактикалау һәм каникуллар вакытында балаларның иминлеген тәэмин итү максатыннан мәгариф органнары белән берлектә 17 марттан 31 мартка кадәр чорда комплекслы чаралар үткәрә.
"Язгы каникуллар" оператив-профилактик чара кысаларында 21 мартка кадәр "Бала-төп пассажир" акциясе игълан ителде. Бу чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларны махсус креслоларсыз һәм куркынычсызлык каешларын каптырмыйча йөртүче автоһәвәскәрләрне ачыклауга зур игътибар бирәләр.
-Күрелгән чаралар, аңлату эшләре нәтиҗәсеме, әллә штрафларның артуы аркасындамы, соңгы вакытта мондый җавапсыз ата-аналар күпкә кимеде. Әмма очрап торалар әле,-диләр ЮХИДИ хезмәткәрләре.
Балигъ булмаганнар эше хезмәткәрләре белән берлектә балалар арсында юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны ачыклауга юнәлдерелгән рейдлар уздыру да күздә тотыла. Дәүләт автомобиле инспекциясе хезмәткәрләре мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, ата-аналар җыелышында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы темасына әңгәмәләр дә үткәрәләр. Бу җәһәттән, беренче чиратта, ата-аналарның игътибарлы, кайгыртучан булуы сорала. Нәкъ менә каникул көннәрендә балаларның юл һәлакәтләренә эләгү очраклары арта. Балаларның урамда, бигрәк тә автомобиль юллары тирәсендә караучысыз йөрүләренә, уйнау-шаяруларына юл куймаска, юлда йөрү кагыйдәләрен даими өйрәтеп, төшендереп торырга кирәк.
Илгиз Шакирҗанов.
фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев