Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Балаларның иминлеге–өлкәннәр кулында

19 майдан республикабызда «Игътибар-балалар!» профилактик акциясе башланды. Аның максатлары белән район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Айрат Сафиуллин таныштырды. -Бу чара жәйге каникуллар чорында балалар катнашында юл-транспорт травматизмын кисәтүгә юнәлдерелгән. 19 июньгә кадәр ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән рейдлар, укучылар, ата-аналар белән юлларда үз-үзеңне дөрес тоту буенча әңгәмәләр үткәрәчәкләр, велосипед,...

19 майдан республикабызда «Игътибар-балалар!» профилактик акциясе башланды. Аның максатлары белән район ЮХИДИ бүлеге начальнигы Айрат Сафиуллин таныштырды.
-Бу чара жәйге каникуллар чорында балалар катнашында юл-транспорт травматизмын кисәтүгә юнәлдерелгән. 19 июньгә кадәр ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларның иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән рейдлар, укучылар, ата-аналар белән юлларда үз-үзеңне дөрес тоту буенча әңгәмәләр үткәрәчәкләр, велосипед, скутерларда йөрүче үсмерләргә игътибарны арттырачаклар.
Агымдагы елның дүрт аенда Татарстан Республикасы территориясендә балалар катнашында 108 юл-транспорт фаҗигасе булды. Аларда 6 баланың гомере өзелде, 129 бала төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алдылар. Фаҗигаләрнең төп сәбәпләре: куркынычсыз тизлекне арттыру һәм балаларны махсус утыргычларсыз йөртү. Балаларының гомере, сәламәтлеге турында кайгыртмаган ата-аналарның ваемсызлыгы һич аңлашылмый инде. Бу җәһәттән, акция кысаларында, 29 майга кадәр "Бала-төп пассажир" ункөнлеге уздырыла. Аның барышында балаларны махсус креслоларсыз, куркынычсызлык каешын эләктермичә йөртүчеләрне ачыклау буенча рейдлар уздыру күздә тотыла.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча балалар өчен махсус утыргычлар юл-транспорт фаҗигаләре вакытында үлем очракларын-54, авыр травмалар алу ихтималын 92 процентка киметә. Шунысын да исегезгә төшерәбез: Россия Федерациясе административ хокук бозулар кодексының 12.23 маддәсе 1 бүлеге нигезендә балаларны махсус утыргычсыз йөрткән өчен 3000 сум күләмендә штраф салына.
Безнең район автомобильчеләре арасында да юл йөрү кагыйдәләренең бу пунктын үтәмәүчеләр очрап тора. Дүрт ай эчендә генә дә балаларны махсус утыргычсыз йөрткән, балаларга куркынычсызлык каешын каптырмаган дистәләгән автомобильче җаваплылыкка тартылдылар.
Тиздән җәйге каникуллар башлана. Алда әйткәнемчә, нәкъ менә шушы чорда балаларның юл-транспорт фаҗигаләренә юлыгу очраклары бермә-бер арта да инде. Җәй айларында балаларны автотранспортта йөртүчеләр күбәя. Бу чорда ата-аналар балаларга юл йөрү кагыйдәләрен, урамда үз-үзләрен тоту тәртипләрен даими өйрәтеп, кисәтеп торсалар яхшы булыр иде әлбәттә. Шулай ук кечкенә яшьтәге балаларны урамда, юл буйларында караучысыз калдырырга ярамый.
Җәйге сезонда ике көпчәкле транспорт чаралары катнашында аврияләр саны арта. Беренче чиратта, балигъ булмаган велосипедчылар, скутерчылар юл-транспорт фаҗигасенә сәбәпче булалар. Быел гына да скутерда, велосипедта йөрү кагыйдәләрен бозган үсмерләргә дистәдән артык беркетмә төзедек.
Дәүләт автомобиль инспекциясе ата-аналарны балаларның куркынычсызлыгына җитди карарга чакыра. Кечкенә балаларыгыз бар икән, автомобилегезне һичшиксез махсус утыргыч белән җиһазлагыз. Ул балагыз өчен алынган иң кирәкле әйберләрнең берсе булсын. Аңа акча җәлләргә ярамый. Автокресло фаҗига була калса, балагызның гомерен, сәламәтлеген саклап калырга мөмкин бит. Ә бала гомереннән кыйммәтрәк, кадерлерәк бер нәрсә юк.

Илгиз Җамалиев
язып алды.

фото yandex.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев