Автомобильчедә дә, җәяүледә дә гаеп бар
Юл, бигрәк тә төнге юл автомобиль йөртүчеләрдән, җәяүлеләрдән зур саклык таләп итә. Бик зур ихтыяҗ гына булмаса, тәүлекнең караңгы вакытында юлга чыгудан тыелып торырга кирәк. Каршы яктан килүче машина фараларының "сукырайтуыннан", юлларыбызның тиешле таләпләргә җавап бирмәвеннән, яктыртылмавыннан һәм автомобильчеләрнең күз күреме начар булуына карамастан, куркынычсыз тизлекне сакламавыннан бик күп фаҗигалар...
23 августта төнге 11 сәгать тирәсендә Юлсубино-Ямаш автомобиль юлында булган һәлакәттә дә беренче чиратта куркынычсыз тизлек сакламаган "Дэу" машинасын йөртүче гаепле. Шулай ук юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозып, тыелган урында юлны аркылы чыгучы җәяүлене бәрдерә ул. Шуның өстенә "Дэу" артыннан килгән "ВАЗ"да әлеге җәяүлене таптап уза. Һәм авария урыныннан качып ук китә. Әмма ерак китә алмый инде, тору урынында тоткарлыйлар егетне. Җәяүле исә алган җәрәхәтләреннән авария урынында һәлак була.
Бу юл-транспорт фаҗигасен анализлаганда ике автомобиль йөртүченең дә машина йөртү стажы аз булуы игътибарны җәлеп итте. 18 яшьлек "Дэу" йөртүче руль артына ике ай элек, ә 19 яшьлек "ВАЗ" хужасы нибары 9 көн элек утырган. Төнлә түгел көндез дә бик сак, юл кагыйдәләрен төгәл үтәп йөрергә кирәк инде бу егетләргә. Әмма юк шул, таныклык алу белән үзләрен "юл корольләре" итеп хис итә башлыйлар кайбер яшьләр. Ә юлда килеп туган катлаулы хәлләрдә каушап, югалып калалар. Машина йөртү осталыгы еллар дәвамында чарлана шул. Шуңа да яңа гына руль артына утырган, тәҗрибәсез автомобильчеләргә юлларда аеруча игһтибарлы булырга киңәш итәбез.
Руслан Хәмәтвәлиев.
район ЮХИДИ начальнигы вазыйфаларын башкаручы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев