Авыл офыклары

Балык Бистәсе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кызыл. Сары. Яшел

Вакытлыча чикләү кертелә

Язгы чорда автомобиль юлларының сакланышын, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, 15 апрельдән 15 майга кадәр зур йөк автомобильләренең хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Бу күчәрләргә туры килә торган йөкләнеш нормативлардан арткан машиналарга кагыла. Районның автомобиль юллары өчен бу бер, ике, өч күчәрле транспорт чараларына тәңгәл рәвештә 6,5,4 тонна туры килә. Әлеге...

Язгы чорда автомобиль юлларының сакланышын, юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, 15 апрельдән 15 майга кадәр зур йөк автомобильләренең хәрәкәте вакытлыча чикләнә. Бу күчәрләргә туры килә торган йөкләнеш нормативлардан арткан машиналарга кагыла. Районның автомобиль юллары өчен бу бер, ике, өч күчәрле транспорт чараларына тәңгәл рәвештә 6,5,4 тонна туры килә.

Әлеге чорда авыр йөк машиналары законда каралган махсус рөхсәт нигезендә генә юлга чыга алалар. Тиешле рөхсәтсез йөргән очракта административ җаваплылык каралган. Транспортчы машина йөртү таныклыгыннан колак кагырга мөмкин. Ә юридик затлар 500 000 сумга кадәр штрафка тартылалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев